Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Социаль мәсьәлә - көн үзәгендә

Балтач районы «Наз» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге күзәтчелек советының чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- «Наз» комплекслы социаль ярдәм үзәгенең 2013 елга отчеты;
- «Наз» комплекслы социаль ярдәм үзәгенең бюджеты һәм бюджеттан тыш средстволарны туплау һәм расходлау буенча отчеты;
- «Наз» комплекслы социаль ярдәм үзәгенең Чепьяда урнашкан реалибитация үзәгенең 2013 елда эшчәнлеге;
- «Наз» комплекслы социаль ярдәм үзәгенең Чепьяда урнашкан реалибитация үзәге һәм Балтач бистәсендә урнашкан административ биналарына 2014 елда капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре;
- «Наз» комплекслы социаль ярдәм үзәгенең 2014 елга эш планы;
- Чепья үзәгендә дәвалану графигын һәм тарифларны раслау.
Каралган мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды. Көн тәртипләре буенча Балтач районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина А.Ф., район ветераннар советы җитәкчесе Абдуллин Р.А., район «Хезмәт» газетасы баш редакторы Зәкиев В.М. һәм башкалар чыгыш ясадылар. Районда социаль работникларның эш юнәлешләре, аларны караучысыз калган һәм башка ярдәм кирәк булган кешеләргә беркетеп куюда авыл җирлекләренең дә кызыксынуы булырга тиеш, дип ассызыклап әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250