Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Советта яңа рәис

Җәмәгатьчелекнең иң актив звеносы булган өлкәннәребез катнашында үткән ветераннар советы пленумы яңалык белән тәмамланды.

Иң элек район ветераннар советы рәисе Дамир Габдрахманов ветераннар советы оешуга 25 ел тулу уңаеннан, Казанда үткәрелгән юбилей чарасыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Балтачта ветераннар советы оешу тарихына да сәяхәт ясады. 1987нче елда оешкан ветераннар советы 42 башлангыч совет һәм 7100 ветеранны берләштерсә, бүгенге көндә 35 совет һәм аларда 7145 кеше исәпләнә. Шуларның 58е Бөек Ватан сугышы ветераны. Бүгенге көндә өлкәннәребезнең тормышы, шөкер, яхшыга үзгәрә. Бу юнәлештә дәүләт программалары да нык кына ярдәм итә. Әмма тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын кимсетелгән хәлдә күрү кызганыч. Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Бәлки шушы вакытта әлеге категория кешеләргә ярдәм күрсәтелер. «Аларны исемлеккә кертеп, бәйрәмнәргә чакыру өчен зур түрәләрнең карарын көтәсе юк. Бу эшкә бары күңел бирү кирәк», дип үз борчулары белән уртаклашты Дамир Габдрахманов.
Пленумда шулай ук Норма, Балтач ветераннар советының эшчәнлекләре башкаларга үрнәк итеп куелды. Норма авылы ветераннар советы рәисе Рәфкать Нигъмәтуллин үзенең эш алымнары белән якыннанрак таныштырып, бу юнәлештә төп эшне авыл имамнары белән хезмәттәшлектән башлавы хакында сөйләде. Чөнки алар аша халыкка аңлату эшләре алып бару, балалар тәрбияләү бик дөрес юнәлеш. Ә менә Балтач бистәсе ветераннар советы рәисе Зөлфирә Камалова эш юнәлешен мәдәният белән бәйләгән. Талантларны барлау, милли моңнарыбызны кабаттан торгызу максатыннан 40 ветеранны берләштергән «Сүнмәс дәрт» клубын оештырган. Бистәдә ветераннарга буш вакытларын күңелле үткәрергә мөмкинлекләр зуррак. Үзәк китапханә, мәдәният үзәгендә эшләп килүче түгәрәкләргә өлкәннәребез бик теләп йөри. Биредә алар икенче яшьлекләрен кичерә дисәк тә ялгыш булмас. Күңелле хәбәрләр белән беррәттән, өлкәннәр тарафыннан күпләрне борчыган мәсьәләләр дә күтәрелде. Шуларның берсе - техник хезмәт күрсәтүгә түләнгән бәяләр хакында иде. «Өйгә килеп газ мичләрен карамаган килеш техник хезмәт күрсәтү өчен акча каерып алып калалар», дип үз борчуларын җиткерделәр ветераннар.
Чараның мөхтәрәм кунагы, төньяк районнарның ветераннар советы кураторы Мияссар Мансур улы Мансуров безнең җирлектәге ветераннар тормышыннан, советның эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.
Чара ахырында 12 ел буе район ветераннар советын җитәкләгән Дамир Хәбибрахманович рәислек эшеннән китүе хакында белдерде. Ветераннар советы эшчәнлегендә тынгысыз хезмәте өчен Дамир Габдрахманов муниципаль район башлыгы Марат Зариповның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә аның урынына күпләргә Милли банкның Балтачтагы офис җитәкчесе буларак таныш Рифат Абдуллин билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250