Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Субашта кар чистарту өчен тракторларны үзләре ясыйлар

Афәрин, осталарга

Уңган кешеләр бар бит ул, Субаш якларында бигрәк тә еш очрый андыйлар. Буранлы көнне Субашка баргач, авылның активисты Илнур әфәнде Николаев бездә үзләре трактор ясап, капка алларын чистартучылар да бар, диде. Һәм шундый уңганнар каршыбызга ук очрап тора.

Абыйлы-энеле Алмаз һәм Илназ Әсхәдуллиннар икән алар. Алмазны белүчеләр күптер, җырчы егет ул, туйларда да җырлый, район, республика сәхнәләрендә дә танылу алды. Тимур Низамов мини тракторны икене ясады, диләр. Каенсардан шулай ук абыйлы-энеле Фәнис һәм Фәнил Гыйлемҗановлар ясаганы да өч-дүрт бар икән. (Кызганыч, Фәнилләре мәрхүм икән, искә алуыбыз рухын шат кылсын).

Шундый уннан артык трактор бар икән инде җирлектә. Заводтан гына чыккан диярсең, ялт иткән техника. Шуның белән капка алларын киң иттереп чистартып куялар, чыннан да, сокланырлык. Афәрин, осталарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы