Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Судта яңа рәис

Районга Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев килде. Ул Балтач район суды коллективында булып, бирегә яңа билгеләнгән рәис Илдар Шәйдуллин белән таныштырды.

Илдар Шамил улы Шәйдуллин 1976 елның 12 маенда Чистай районының Адельша авылында туган. Югары белемле юрист. Соңгы вакытта Чистай шәһәр суды судьясы булган. Һәм шушы елның 1 ноябреннән Балтач район суды рәисе. Тантанада Илгиз Гыйләҗев Балтач район судын 2007 елдан җитәкләгән Илгиз Нуруллинга Татарстан Югары суды һәм Суд департаменты идарәсенең Мактау таныклыгын тапшырды. Балтач район суды судьясы Рөстәм Шакировны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Рәсемдә: судья Рөстәм Шакиров район башлыгы Рамил Нотфуллиннан Рәхмәт хатын алган мизгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250