Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыйфатны югалтмыйча

Тимерне кызуында сук, ди халык.

Әйе, авыл хуҗалыгы тармагында бүгенге көнүзәк мәсьәлә булып терлек азыгын тиз арада сыйфатын югалтмаган халәттә җыеп алу, базга салу бурычы тора. «Дуслык» игенчеләре дә бу эшне тиз тотарга тырышалар. Мәсәлән, җәмгыятьтә сенаж салу эше тиешле дәрәҗәдә оештырылганы күренә. Алар бүгенге көнгә траншеяларга 1180 тонна сенаж салырга өлгергәннәр дә инде. Бу күмәк эштә фидакарь хезмәт куючы хезмәтчәннәрне дә санап үтик әле: люцернаны уруда «Магдон» белән Сергей Апанов, ә «КПС» чапкычында Николай Камаевлар эшли. «Полесье» маркалы техникаларда Олег Яковлев, Виталий Игнатьев, Виталий Степановлар төяп торсалар, ә «КамАЗ» хуҗалары Владимир Макаров, Гадил Вафин, Алмаз Якупов, Шәүкәт Шәймөхәммәтов, Олег Николаев, Евгений Терентьев, «Т-150» тракторларында абыйле-энеле Юрий һәм Сергей Кузнецовлар, «МТЗ-1221»не иярләүче Петр Трофимовлар кырлардан сыйфатлы массаны ташып торалар. Базга кайткач та эш тукталмый - биредә «К-700»дә Николай Шадров, «ДТ-75» тракторында Геннадий Ефремов таптау эшен башкаралар.


«Яңа тормыш» кырларында да сенаж хәзерләү эше тулы куәткә бара. «Е-302» һәм «КПС-5Г» комбайннары ияләре Илшат Нәҗипов белән Мансур Мөдәрисов һәм «Магдон» агрегатында Айрат Гариповлар бүгенге көнгә 460 тонна печән урганнар. Әлеге массаның 91 тоннасы пленкага төрелгән. Ә төяүдә «Полесье»лар белән Мәсхүт Мөхәммәтгалиев, Газыймҗан Исмәгыйлов өлгерлек күрсәтсәләр, «КамАЗ» шоферлары Рәлиф Габделхаков, Радик Гарипов, Марат Сибәгатуллин, Дамир Закировларның да җитезлегенә чын мәгънәсендә сокланырлык. Конвейерны хәтерләткән әлеге хезмәт сенаж чокырында төгәлләнә: таптау эшендә Хәлим Каюмов («ДТ-75») белән Габделфәрт Абделхаков («К-701») тырышлык күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250