Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сызлауларга дәва

«Аяк-кулларың сызламасын... Тешең дә», дип әйтә торган иде укытучым дөрес җавап биргәч. Хәзер үзем дә яхшылык эшләүчеләргә шулай дияргә яратам. Чөнки сызлауларның аңлатып булмаслык газап икәнен яхшы беләм... бигрәк тә теш сызлавы.

Теш турында сүз кузгатуым юкка түгел. Чөнки 9нчы февраль халыкара теш табиблары көне. Редакциябезгә теш табибларына рәхмәт әйтеп язылган хатлар еш килә. Бигрәк тә өлкәннәрдән. Норма теш поликлиникасында эшләүче теш табибларына олы рәхмәт хисләре белдертүдән гыйбарәт алар. Әлеге табиблар адресына гына мактау сүзләре юллап, шәхси стоматология бүлмәләре булган калган табибларны рәнҗетү түгел уем. Дәвалану урыннары күп булгач, халык кемгә тели, шуңа мөрәҗәгать итә. Бүген исә төп максатым Нормадагы теш поликлиникасы коллективының эшчәнлеге белән райондашларыбызны якыннан таныштыру, кызыксындырган сорауларга җавап алудан гыйбарәт.
Нормадагы теш поликлиникасы 1999нчы елда ачыла. Заманында поликлиника белән Рафил Галимуллин (мәрхүм), Әмир Нәсыйхов җитәкчелек итә. Бүген исә Фоат Нәфыйков кул астында сигез табиб халыкка хезмәт күрсәтә. Табиб-хирург Азат Ишморатов, табиб-ортопед Фоат Нәфыйков, табиб-терапевтлар Фаил Низамиев, Фаил Нәфыйков, Фәнзил Шәймәрданов, Лилия Хаҗиева һәм түләүле кабинетта эшләүче Булат Фәтхрахманов белән Фәнил Әхмәдуллиннарны кайсы гына райондашыбыз белми икән. Үзләренең ачык йөзле, йомшак сүзле булулары белән дә дәвалаучы бу табиблар хакында кем белән генә сүз башлама, һәммәсе дә алар адресына рәхмәт сүзләре юллый. Кеше әйткәнгә генә ышанмаган да булыр идем, үземнең дә аларга мөрәҗәгать иткәнем бар. Табибка барганда болай да куркып барабыз, бигрәк тә теш табибына. Әмма биредә хезмәт куючылар һәммәсе дә гади, кешелекле, уртак тел таба белүче. 2 яшьлек сабыйның да, 90 яшьлек өлкән кешенең дә көен, җаен таба белә алар. Шуңа да бирегә район халкы бик яратып йөри. Сәбәбе бушка дәвалану гына түгел. Төп сәбәп табибларның игътибарлы, гади булуында. Әнә, теш куйдырту мәшәкатьләре белән йөрүче Рәйсә апа Шәйхетдинова да газетадан килүемне белгәч: «Биредә эшләүчеләр хакында бары мактау сүзләре генә әйтеп була. Һәммәсе турында да мактап яз. Ипле, көйле булулары бирегә килгәндәге курку хисен мизгел эчендә юкка чыгара», ди. Менә ул табиблар хезмәтенә бәя. Халыкны алдап булмый. Кайда якты йөз, тәмле сүз ул шунда бара. Коллектив халык тарафыннан зур хөрмәткә лаек булса да, заманында республика теш поликлиникалары белән бер дәрәҗәдә эшләгән теш поликлиникасына бүген дәүләт тарафыннан аз игътибар бирелә. Аппаратлар белән финанслау да бик начар. 13 елга бары ике эш урыны гына яңа аппарат белән тәэмин ителгән. Калганнар үз срогын күптән узган аппаратура белән эшләргә мәҗбүр. Бинага да ничә еллардан бирле ремонт ясалмаган килеш. Юкса, медицинаның башка тармагы кебек үк стоматология дә мөһим тармаклардан санала. Түбән хезмәт хакы да эшчәнлеккә аяк чалмый калмый. Нәкъ менә шул сәбәп белән күпләр бүген шәхси теш кабинетлары ача. Очрашып сөйләшү вакытында шуңа игътибар иттем. Коллектив зарланып, барысын да заманга сылтамый. Хезмәтләрен яратулары, үз эшләрен намус белән башкарулары аларның иң көчле «коралы» дияргә кирәк. Ә моның нәтиҗәсе пациентларның даими булуы. Пациентлар димәктән, элек күпме кешене дәвалаганга карап акча бүленеп бирелсә, хәзер иң элек акча бүленә һәм шуңа карап күпме кеше кабул итәсе билгеләнә икән. Күңелне борчыган мәсьәләләр күп булса да, түләүләрнең түбән булуы сөендерде. Ә моны Фоат Наилевич түбәндәгечә аңлатты:
- Без бәяләрне авыл җирлегенә яраклаштырып куярга тырышабыз. Шәһәр җирендә теш алу берничә йөзгә яки мең сумга төшсә, бездә әлеге процесс башкарылганда укол өчен генә акча түләнә.
Быел поликлиникада зур ремонт булу көтелә икән. Бүген исә проектлау эшләре белән мәшгульләр. Ремонттан соң әлеге бина авыл амбулаториясе булып халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Димәк, өметләр зурдан. Бары сау-сәламәт булып, сайлаган кыйблага тугры калып, намус белән хезмәт итәсе генә бар. Поликлиниканың баш табибы-ортопед Фоат Нәфыйков та шул теләктә һәм:
- Кадерле хезмәттәшләрем, сезне ихластан һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Һәрбарчабызга ныклы сәламәтлек, гаиләләребезгә тынычлык, эшебездә зур уңышлар телим. Кешеләрне сәламәтләндерү юнәлешендә әле озак еллар бердәм, тату коллектив булып эшләргә язсын, - дигән бәйрәм котлауларын ирештерә.
Амин, шулай булсын. Тормышыгыздан ямь, эшегездән тәм табып эшләргә һәм яшәргә язсын, аяк-кулларыгыз сызламасын... тешегез дә!
Рәсемдә: халыкка намус белән хезмәт итүче Норма теш поликлиникасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250