Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәбрикләү сүзе

Җирле үзидарә — ул район җитәкчелегенең ышанычлы таянычы.

21 апрель — Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне, район муниципалитетларының һөнәри бәйрәме. Бу көнне муниципаль берәмлек җитәкчеләренә, җирле хакимият белгечләренә, депутатларга хөрмәт күрсәтелә.

Мөхтәрәм хезмәттәшләр! Җирле үзидарә — ул район җитәкчелегенең ышанычлы таянычы. Сездәге киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык барлык куелган максат һәм бурычларга бергәләшеп ирешергә ярдәм итә. Сез — халыкка иң якын җирле хакимият вәкилләре. Районыбызда яшәүчеләр сезгә иң катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә үзләренең мәнфәгатьләрен яклау буенча зур ышаныч белдерә. Фидакарь хезмәт, профессиональлек, җаваплылык, ышанычлылык һәм ватанпәрвәрлек тойгысы өчен рәхмәт сезгә! Җитәкләгән муниципалитетларыгыз тормышын бар яклап та үстерүгә, район икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгытуга сез саллы өлеш кертәсез. Тырышлыгыгыз, сезнең муниципаль хезмәткә булган тугрылыгыгыз мөһим проектларны алга этәрергә, район халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Ветераннарга аерым рәхмәт белдерәм, районыбызның һәр өлкәдә дә тотрыклы үсеш белән баруында аларның өлеше зур.

Сезгә чын йөрәктән сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт, барлык башлангычларыгызда уңышлар һәм куелган максатларыгызга ирешүдә нык-лык телим.

 

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җирле үзидарә