Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәбрикләү сүзе

Хөрмәтле каләм ияләре — журналистлар, матбугат ветераннары, яшь каләм әһелләре!

Сезне барыгызны да 19 май — Татарстан матбугаты көне белән ихлас котлыйм! 

Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Эшләү рәвеше ничек кенә үзгәрмәсен, сез халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру өчен иң кадерле хәзинә — сүз байлыгын кулланып, газета һәм дә социаль челтәрләр аша укучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез.

Хәбәрчеләр, газета укучылар белән җылы мөнәсәбәтегез, көн кадагына суга торган кирәкле язмаларыгыз "Хезмәт"нең абруен саклый. Район журналистларының каләм көче киләчәктә дә кимемәс, журналистика үсешенә, район халкының милли матбугатын һәм мәдәниятен, социаль-икътисадый тормышын үстерүгә үз өлешен кертер, район газетасы алга таба да үз укучыларын югалтмас, һәр өйдә көтеп алынган кунак, фикердәшче булыр дип ышанам. Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, күтәренке рух телим.

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев