Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәбрикләү сүзе

Хөрмәтле районыбызның мөселман дин кардәшләре!

Сезне барыгызны да изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! Ислам мәдәниятенең күпьеллык традицияләренә нигезләнгән әлеге бәйрәм кешелекнең шәфкать, игелек кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра, дин тотучыларның иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын сак-лый. Ислам диненең иң яхшы гореф-гадәтләрен саклап һәм үстереп, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләр урнашуга омтылуыбыз милләтне рухи камиллеккә өнди, динле кешеләрнең үзара бердәмлеген тулыландыра. Барлык диннәргә тигез караш тарафдарлары буларак, мөселман дин кардәшләре халыкның гасыр буе тупланган бай мирасын яңарту һәм баету, төрле дин вәкилләре һәм гражданнары арасында дуслык — татулыкны ныгыту юнәлешендә хезмәтләрен киләчәктә дә дәвам итәрләр дип ышанам.

Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыгыз, игелекләрегез кабул булсын, изге ниятләрегез һәм якты хыялларыгыз тормышка ашсын. Күңелләрегезгә иман нуры, гаиләләрегезгә иминлек, мәхәббәт хисләре иңсен. Барчагызга да саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим!

Рамил Нотфуллин,  Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев