Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тагын бер афәт

Көннәр бик кызу тора. Бу, үз чиратында, төрле корткыч-бөҗәкләрнең үрчүе өчен дә яхшы җирлек тудыра. Республиканың кайбер районнарында саранча күренә башлаган.

Корылыктан болай да зур зыян күргән иген басуларына инде бу куркыныч та өстәлде. Бәхеткә әле аларны безнең районда күргән кеше юк. Ләкин булмас дип тынычланырга ярамый. Без күреп гадәтләнгән чикерткәләрдән кыска мыеклары белән аерылып торучы бу саранчалар бик үрчемле һәм күп ашыйлар. Аларны вакытында күреп алып юк итмәсәң, кыска гына вакытта бөтен басудагы игенне юк итәргә сәләтлеләр. Шуңа күрә саранча дип шикләнгән бөҗәкләр күрсәгез, ашыгыч рәвештә район башкарма комитеты каршындагы кайнар линия буенча 2-51-34 номерлы телефонга шалтыратуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250