Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тагын бер хөрмәтле райондашыбызны югалттык

Хәсән Хөсәенов гомер буе үз-үзенә таләпчән һәм башкаларга бар яктан үрнәк булды.

Бүген Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәгән, бик тә хөрмәтле райондашыбыз Хәсән Хөсәеновның йөрәге тибүдән туктады. 
Хәсән абыйны Бөрбаш Сәрдегәне халкын мәдәни-агарту эшләренә тартучы да, сәнгатьне аңларга өйрәтүче дә буларак районда яхшы хәтерлиләр. Ул 1963 елда 7 класс белем белән клуб мөдире буларак хезмәт юлын башлап җибәрә, шушы чорда урта белем ала, Алабуга мәдәният училищесында читтән торып белемен күтәрә, 33 ел буе Сәрдегән авылының партия оешмасын җитәкли, төрле чаралар, фермаларда стенгазеталар, бюллетеньнәр чыгара, төннәр буе утырып язган чыгышлар һәм докладлар да, авылның әхлакый яктан торышына җавап бирә. Хәсән Хөсәенов гомер буе үз-үзенә таләпчән һәм башкаларга бар яктан үрнәк булды. 
Хәсән абый тормыш иптәше Нурзидә апа белән  ил-көннәргә игелекле ул һәм кызлар үстергән үрнәк гаилә. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә тырыш хезмәт белән райондашларыбызга игелек кылып яши.
Хәсән Хөсәенов белән хушлашу иртәгә сәгать 9. 00 булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев