Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тагын ике ел битлек киеп йөриячәкбезме?!

Медицина фәннәре докторы, эпидемиолог һәм вируслы инфекцияләрне контрольдә тоту һәм кисәтү өлкәсе белгече Михаил Фаворов фаразы

Медицина фәннәре докторы, эпидемиолог һәм вируслы инфекцияләрне контрольдә тоту һәм кисәтү өлкәсе белгече Михаил Фаворов, безгә тагын ике ел медицина битлеге киеп йөрергә туры киләчәк, дип фаразлый.

Дөньяны тиздән коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны яулап алачак һәм ул үткәненнән күпкә куркынычрак булачак, ди ул.

Белгеч сүзләре буенча, ковид октябрь айларында баш күтәрәчәк һәм вирусны бу чорда йоктыручылар аны җәен авыручыларга караганда күпкә авыррак үткәрәчәк.

"Медицина битлекләрен тагын ике ел кияргә тиеш булачакбыз, - ди доктор. - Мин дә аны яратмыйм. Тик хәвефле инфекциянең юлына киртә кую өчен бу чара бик мөһим".

Михаил Фаворов әйтүенчә, октябрьгә кадәр "бикләнеп яшәү" булмас, тик менә октябрьдә вакыйгалар янә март-апрель айларындагы сценарий буенча кабатланыр. "Әгәр дә фаразымда ялгышсам, бик бәхетле булыр идем", - ди белгеч.
 

Фото: tv21.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Tagin-ike-el-bitlek-kiep-y-riyach-kbezme-403525/?sphrase_id=55076

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев