Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Тамырың җирдә булсын, Ябалдашың — күктә...»

Балтач мәдәният йортының сәхнә түренә язып куелган бу сүзләрдә якташыбыз, техник фәннәр докторы, академик, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты, Ислам дөньясы фәннәр академиясенең вице-президенты, илебезнең Дәүләт премияләре лауреаты Әхмәт Мазһаровның тормыш юлы чагыла кебек.

Ул 70 яшьлек юбилеена багышланган бу зур тантанада үзен хөрмәтләүчеләргә зур рәхмәт белдереп:
- Туган җиреңә кайту тамырларыңа якынаю ул. Тамырларың нык булса гына үсеп, күтәрелеп була, - диде. Ирешкән уңышларын, дәрәҗәләрен Балтачыннан, туган авылы Соснасыннан беркайчан да аерылмавыннан, үзе укыган Сосна, Балтач мәктәпләре коллективлары, бергә уйнап, эшләп үскән авылдашлары белән һәрдаим очрашып, аралашып яшәвеннән күрә. Әнә тормышта зур биеклекләр яулаган, олы дан-дәрәҗәләргә ирешкән авылдашларын олылап килгән сосналылар ничек горурланып утыралар.

Бергә укып, уйнап үскән яшьтәшләре, дуслары сәхнәдә истәлекләрен яңарттылар, якташларының авылга еш кайтып, үзен гади тотып, аралашып яшәвенә, аның авылга гел ярдәм итеп торуына рәхмәтләрен, авылдагы иң зур урамның аның исемен йөртүенә, мәчеткә аның әтисе - төрек, фарсы, гарәп, урыс телләрен яхшы белгән тирән белемле, киң карашлы, гадел дин эшлеклесе булган Мазһар хәзрәт исеме бирелүенә горурлануларын белдерделәр.


- Бер академик та ашамый тора алмый. Синең югары үрләр яулавыңда безнең кебек ит-сөт җитештерүчеләрнең дә өлеше бар. Димәк, сезне азыклы иткән без дә бөек кешеләр инде, - дип шаяртып, көлдереп тә алды Әхмәт белән бер партада утырган сыйныфташы Рәфкать Бәдъгыев. Авылдашлары Габдулла Ситдыйков, Гаптрәфыйк Фәйзрахманов та сәхнәдә дусларча Әхмәт белән булган балачак хатирәләрен яңарттылар. Әхмәтнең абыйсы Мөхәммәт аганың чордашы Зөфәр Гаязов энекәшләрен ничек «тәрбияләүләре» турында сөйләп тә залны җанландырып алды. Мөхәммәт Мазһаров та сәхнәгә менде, энесе турында шактый кызыклы вакыйгалар сөйләде. Балтач урта мәктәбендә укыганда алар сыйныфының җитәкчесе булган Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов та залдагыларны Әхмәтнең белем өстәгән елларына кайтарды.


- Укыган мәктәбен, укыткан укытучыларын онытмый. Районыбыз турында тарихи китабымны чыгаруда да бик зур ярдәм күрсәтте, - диде ул. Үзен генә кайгырткан кеше беркайчан да бөек була алмый. Әхмәтнең фәндә үз мәктәбе бар, яшь галимнәр тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Әнә 2000нче елдан бирле Сосна мәктәбендә өч номинациядә җиңүгә Мазһаров премиясе бирелә. Академикның үзеннән бүләк алу Гөлинә Гыйбадуллина, Гөлүсә Әхмәтова, Зөһрә Сабитова өчен зур шатлык, алга таба тагын да югарырак нәтиҗәләргә омтылуга бер этәргеч булды. Балтач урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Ринат Нуриев Әхмәт Мазһаровның үз кулыннан Татарстан Фәннәр академиясенең Мактау таныклыгын һәм исемле кул сәгатен алды.


Балтач урта мәктәбе укытучылары әзерләгән зур тантанада сәхнәдән кеше өзелеп тормады, сөйләүләр җыр-биюләр белән аралашып барды. Соснаның «Сөмбел» фольклор ансамбле бер дигән бию бүләк итте авылдашларына. Биючеләрнең иң өлкәне Фәния Һадиевага 79 яшь димәссең. Аның ире Гасыйм Һадиев «Мирас» гармунчылар ансамблендә чыгыш ясады. Өздереп уйныйлар. Яшьлегемә кайткандай булдым, диде Әхмәт тә. Бу ансамбльдә уйнаучы Габдулла Ситдыйков, Ягъфәр Хәбибуллин белән дә бер чорда үстеләр бит. Һәр чыгышны үзенә хөрмәт һәм ихтирам дип кабул итте ул. Юбилярга районнан да муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин матур котлау сүзләре әйтеп бүләк тапшырды.
Рәсемдә: Сосналыларның «Мирас» гармунчылар ансамбле якташларына хөрмәтне татар моңнары аша күрсәттеләр.



Мазһаров призына конкурста җиңгән кызларны академик үзе бүләкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250