Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Балтач” үзәк ял паркын ачу тантанасында (фото)

Балтач бистәсе халкы өчен берьюлы ике куаныч булды - берсе үзәктә уен һәм спорт мәйданчыклары белән баетылган "Балтач" һәм район Сабантуе үткәрелүче мәйданда "Сабантуй" парклары төзелде.

Бу өлкәдә гамәлгә кергән Президент программалары безнең районга кулай килде. Күптән түгел генә Бөрбаш авылында Сабантуй мәйданында күз явын алырлык парк төзеп, кулланылышка тапшырдылар. Биредә үткән Бөтенрәсәй мөселман балалар Сабан туе бәйрәменә килгән халык паркның гүзәллегенә аерым басым ясады.
Үзәк мәйдандагы парк, нигездә, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетына караган бистә, Көек, Курмала авыллары халкының үзара салым акчасына эшләнде. Узган ел Балтач җирлеге буенча сайлау хокукына ия булган бер кеше башыннан 200 сум күләмендә акча җыю исәбеннән 1 миллион 365 мең 800 сум акча тупланды. Шул җыелган сумма дүрт тапкырга артып, республика бюджетыннан 5 миллион 44 мең 633 сум булып кайтты һәм халыктан җыелган акчаны да кушкач 6 миллион 410 мең сумны тәшкил итә.
Әгәр Ресспублика Президенты тарафыннан хупланган программалар булмаса, халык та аңлы рәвештә бу эшкә теләктәшлек белдермәсә, мондый гүзәллекләргә ирешеп булыр идеме соң?! "Парклар һәм скверлар елы" уңаеннан каралган 1 миллион 320 мең сум акчага фонтан ясалды, җир астыннан казып, электр һәм су үткәргечләр эшләнде, яшелләндерү өлкәсендә газоннар булдырылды, агач-куаклар утыртылды, ял итеп утыру өчен утыргычлар куелды. Янәшәдә генә дәүләт программалары нигезендә 2 миллион 400 мең сумга төзелгән уен һәм спорт мәйданчыклары да бистә халкы өчен күптән көтелгән шатлык булды.
Менә шушы шатлыкны уртаклашырга килгән, үзәк паркны ачу тантанасында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин паркның киләчәктә халык яратып йөри торган урынга әвереләчәгенә, спорт һәм уен мәйданчыкларының максатчан файдаланылуына ышанычын белдерде.

Район төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев:
- Парк үзебезнең җирлектәге "Балтасидорсервис", "Водстрой", "Гидроремонт", "Сельэнергосервис", "Юлчы" оешмалары, шәхси эшмәкәр Марат Хаҗиев һәм башкаларның тырыш хезмәте белән сафка басты. Барлык программаларны кертеп исәпләгәндә паркта 9 миллион сумга якын эш башкарылды. Яңа капка-коймалар белән уратып алынды, тирә-ягына һәм парк территорисенә брусчатка җәелде, мәдәни чаралар үткәрелүен дә исәпкә алып, яңа сәхнә ясалды.
Паркта балалар уен мәйданчыгы узган ел ук кулланылышка тапшырылган иде инде. Ул бигрәк тә сабыйларның яратып уйный торган урынына әверелде. Биредән халык өзелми. "Җәен дә, кышын да без гаиләбез белән бирегә саф һавада йөрергә, уйнарга киләбез. Элек кышларын шугалак кына иде монда, тимераякта шуарга килә идек. Кар таулары ясадылар. Хәзер менә нинди парк булдырдылар. Салават күперен хәтерләтүче ачык төсләр белән бизәлгән, күп төрле уен корылмалары булган, заманча уен мәйданчыгы төзелү балалар өчен генә түгел, ә берсеннән-берсе кечкенә балалары булган минем кебек яшь әниләрнең дә зур куанычы. Иминлек ягыннан да борчылырга кирәкми, транспорт агымыннан читтәрәк булуына бер сөенсәм, уйнаганда егыла күрсә дә алай ук куркыныч түгел - аяк астында ком түшәлгән. Мондый мәйданчыклар күбрәк булсын иде ул", ди бистәдә яшәүче өч бала әнисе Гөлүсә Гайнетдинова.

Гаилә белән ял итәр өчен менә дигән урын - балалары тау шуып, атынчык атынганда, әтиләре баскетбол яки волейбол уйный.
Еш кына онык-оныкчыклары белән паркка килүче әби-бабаларны да очратабыз. Нариман урамында гына яшәүче Мөнир Ибраһимов: "Без үскәндә мондый парклар юк иде. Балтачыбыз зурая, матурлана, шәһәрләшә бара. Үзара салым акчасын җыябыз, дигәч тә халык өчен кирәкле эшләр башкарылачак икән, дип теләп кушылдык. Менә бүген шуның нәтиҗәсе - Балтач уртасында нинди матур ял итү урыны барлыкка килде. Оныкларны шунда уйнарга алып барам. Кич белән үзебез дә саф һава сулап, парк буйлап бер әйләнеп кайтабыз".


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250