Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Республиканың Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үзем сезне иң зур әһәмияткә ия булган дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! Бу тантана ватанпәрвәрлек, хезмәт сөю, күпмилләтле Россиянең һәм газиз республикабызның традицияләренәхөрмәт рухында тәрбияләнгән  барлык татарстанлыларны берләштерә.

Яңа дәүләтчелек чорындакешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, тормышны яхшыртырга омтылуреспублика үсешендәге төп максат булды һәм киләчәктә дә шулай булачак.

Җитештерүдә вакытталәпләренә туры килә торган яңа тармаклар ачу, сәламәтлек саклау һәм мәгариф,спортһәм туристлык өлкәләрен үстерүгә, социаль иминлекненыгытугабулышлык күрсәтү, тарихи-мәдәни мирасны саклап калу, уңайлы тирәлек булдыру, дәүләтнең һәм граждан җәмгыяте институтларының, дәүләт белән шәхес арасындагы мөнәсәбәтләрнеңзаманга ярашуы – болар барысы да соңгы дистә елларда башкарылган эшләрнең күркәмгәүдәләнеше.

Милләтара һәм динара багланышларның, гражданнарарасындагы элемтәләрнең дуслыкка һәм аңлашуга корылуы җәмгыятьтәге тынычлыкныңһәм безнең конкурентлыкка сәләтебезнең какшамас нигезе булып тора.

Татарстан АССР төзелүгә быел 100 ел тулды һәм бу вакыйганың дәүләтчелегебез тарихында аеруча мөһим булуын билгеләп үтәргә кирәк. Җитмеш еллык үсеше чорында безнең автономия Советлар Союзы күләмендә  күптармаклы икътисады, алдынгы фәне, мәгарифе һәм бай мәдәнияте белән дан казанганреспубликаларның берсе буларак танылды.

Еллар буе туплана килгән эчке егәреТатарстанның хәзерге үсешенә көчле этәргеч бирде. Тырышлык, яңалыкларны кулланышка кертү, федераль үзәк белән тотрыклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек, Россия Федерациясе Президентының һәм Хөкүмәтенең республикадагы башлангычларны һәм проектларны хуплавы – болар барысы да Татарстанның күпчелек социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча алдынгылар сафына чыгып, илнең таянычы булган төбәккә әверелүенә җирлек хезмәтен үтәде.

Башкалабыз Казанга  Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү Хәтер һәм дан елында хаклы төстә күренекле вакыйга, республикабызның Бөек Җиңүгә һәм Ватанның куәтен арттыруга керткән зур өлешен бәяләү булды.

Кадерле дуслар!

Татарстан узган бер гасырлык юлның йомгаклары барлык казанышларга иҗади тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешүебезне  раслый. Республикабызның төзелүенә һәм үсешенә өлеш керткән һәр буынга, һәрбер татарстанлыгаолы рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Уңганлык, төпле фикер йөртү,  үз көчебезгә ышану безне яңа үрләргәөнди, кыюлык таләп итә торган, уңыш китерәчәк  бурычларны хәл итәргә, киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә.

Ихластан сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, күңел күтәренкелеге һәм барлык уй-ниятләрегезнең чынга ашуын телим.

Татарстан Республикасы Көне котлы булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X