Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Таузарда Азат Зыятдинов истәлегенә мемориаль такта ачылды (фото)

Мемориаль тактаны ачу тантанасында Азат әфәнденең тормыш иптәше Сания, кызы Гөлнара, улы Нариман, якыннары, авылдашлары, укучылар катнашты.

Бүген районыбызның күренекле улы Азат Зыятдинов истәлеген мәңгеләштерделәр. Туган авылы Таузарда башлангыч мәктәп-балалар бакчасында мемориаль такта урнаштырдылар. 

Азат Шәймулла улы химия өлкәсендә зур белгеч, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган химигы, академигы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Түбән Кама шәһәренең оешуына, аның тулы канлы тормыш белән яшәвенә күп өлешен кертеп, шәһәрнең мактаулы гражданины исемен алган, ике тапкыр Дәүләт Советы депутаты булган, шул ук вакытта милли җанлы, нечкә шигъри күңелле райондашыбыз иде.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында Азат әфәнденең тормыш иптәше Сания, кызы Гөлнара, улы Нариман, якыннары, авылдашлары, укучылар катнашты.

Тантанада катнашкан район башкарма комитеты урынбасары Илһам Гайнетдинов чарада катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азат Зыятдинов