Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәбрикләү сүзе!

Чын күңелемнән язгы Пасха көннәренең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы аша йөрәкләрегезне җылытуын телим

Хөрмәтле христиан динен тотучылар һәм Пасха – Олы көн бәйрәмен билгеләп үтүче барлык балтачлылар!
Сезне Олы көн уразасы тәмамлану һәм Христосның яңадан терелү көне белән чын күңелдән котлыйм!
Районыбыз территориясендә күпмилләтле мәдәни мирасны торгызу буенча шактый зур эшләр алып барыла. Муниципаль, иҗтимагый һәм дини оешмаларның уртак тырышлыгы киләчәк буын өчен үткәннәр ядкарен саклап кына калмыйча, җәмгыятебездә тынычлык һәм татулык нигезе булып торган рухи гореф-гадәтләребезне үстерергә дә мөмкинлек бирер дип ышанам.
Чын күңелемнән язгы Пасха көннәренең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы аша йөрәкләрегезне җылытуын телим. Әлеге якты бәйрәм һәрбер йортка бәхет һәм уңышлар алып килсен, игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа биеклекләргә ирешү өчен көч өстәсен!

Рамил НОТФУЛЛИН
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев