Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәбрикләү сүзе - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Республика Конституциясе Татарстанда законлылыкның, гражданнарның хокукларының һәм ирекләренең гаранты булып тора. Татарстанның төп законы, барыннан да элек, хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен яклауга, лаеклы тормышын тәэмин итүгә, милләтара бердәмлек, гражданлык татулыгын һәм диннәр арасындагы дуслыкны саклауга юнәлдерелгән. Шуңа да Татарстан Конституциясе Бердәмлек көне белән янәшә билгеләп үтелә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан изге теләкләребезне ирештердек, инде Татарстан Конституциясе көне уңаеннан да ихлас котлау сүзләребезне кабул итеп алыгыз. Һәрбарчагызга да чын күңелдән сәламәтлек, яхшы кәеф телим. Һәр кылган эш-гамәлләрегездә уңышлар юлдаш булсын, гаилә тормышыгыз бәрәкәтле барсын, һәрбер гаиләдә ярату, тынычлык һәм татулык яшәсен, киләчәккә якты өметләр, ышаныч белән карап, Балтачыбызны яратып, ирешкән уңышларыбызга куанып, бер-беребезне хөрмәт итеп, муллык, хөрлек белән яшәргә язсын.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев