Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Техника кырдан кайтып бетте

Берничә хуҗалыкта соңгы культуралардан бушаган басуны туңга сөрүне исәпләмәгәндә, район игенчеләре көзге кыр эшләрен уңышлы төгәлләделәр.

Инде техниканы кышкы саклауга куюны төгәлләгән, аларны 2016 ел язы өчен ремонтлый башлаган хуҗалыклар да бар. Шуларның берсе - «Алга» ачык акционерлык җәмгыяте. Биредә 7 комбайнны да юып-чистартып, агач түмәрләргә күтәртеп куйганнар. Терлек азыклары хәзерләү техникасы да махсус урыннарга урнаштырылган. Икенче бер зонада җир эшкәртү, үсемлекләрне тәрбияләү өчен кирәкле тагылма авыл хуҗалыгы машиналары тезеп куелган.

Өч кешедән торган бригада эш өчен кирәкле бөтен шартлар тудырылган мастерскойда аларны ремонтлау белән шөгыльләнә. 5 культиватор, 3 чәчкечне ремонтлаганнар инде. Район хуҗалыкларыннан семинарга килгән баш инженерлар боларны үз күзләре белән күрделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, киңәштеләр. Әнә «Сорнай», «Якты юл», «Яңа тормыш» хуҗалыклары баш инженерлары барлык төр җир эшкәртү машиналарын яңа елга кадәр ремонтлап бетерүне максат иткәннәр. «Алга»дагы кебек аларда да сезонда гына эшли торган трактор, комбайннарны саклауга куйганда ук кимчелекле узелларын ачыклап, аларга запас частьлар юнәтү хәстәрен хәзердән үк күрә башлаганнар. Бәя артмыйча калган ел юк. Аякны алдан киенгәч, борчу-мәшәкате дә кимрәк була, ремонтта арзангарак төшә, диләр.

Район күмәк хуҗалыкларында 5601 тырма, 234 чәчкеч, 278 культиватор, 284 каток ремонтлыйсы бар. 613 тракторны сезонда сынатмаслык итеп карап чыгу сорала. Эш күләме зур. Шуңа күрә һәр хуҗалыкта инде бүгеннән ремонт бригадалары оештырырга кирәк. Аларга «Алга»дагы кебек уңайлы эш шартлары тудырылсын, һәркайсы белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелсен, җиткерелгән заданиеләр һәм хезмәтләре өчен түләү тәртипләре язып куелган булсын. Хуҗалыкның баш агрономы җитәкчелегендәге комиссия кабул итеп алып язылган актка имза салынганнан соң техника ремонттан чыккан булып санала һәм шуннан соң гына аны ремонтлаучыларга хезмәт хакы язылырга тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре оештырган семинарның киңәшмә өлеше Шубан мәдәният йортында дәвам итте.

Идарә белгечләре Ришат Нуриев һәм Мәсхүт Гарипов авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә инженерлар эшчәнлегенең мөһим роль уйнавын күрсәтеп, хәзер, барыннан да бигрәк, техниканы дөрес итеп кышкы саклауга куюны оештыру кирәклегенә басым ясап сөйләделәр. Соңыннан техника белгечләре бер берсен 30 октябрьда булачак һәнәри бәйрәмнәре - Инженер-механиклар көне белән котладылар. Үз чиратыбызда бездә котлыйбыз. Тынгысыз һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250