Терлекчелек ел әйләнәсе табыш китерәме?
Терлекчелек — ул ел әйләнәсе табыш китерә торган тармак булып тора. Районыбызның кайсы хуҗалыгына бу сүзләр тулысынча, ә кайсыларына өлешчә генә туры килә соң?
Агымдагы атна терлекчелек тармагының 10 айлык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау киңәшмәсе белән башланып китте. Район Советы утырышлар залына район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, зоотехниклар чакырулы иде. Терлекчелек — ул ел әйләнәсе табыш китерә торган тармак булып тора. Районыбызның кайсы хуҗалыгына бу сүзләр тулысынча, ә кайсыларына өлешчә генә туры килә соң?
Киңәшмә «Активист» хуҗалыгында төзелгән яңа мегаферма эшчәнлеге белән таныштыручы видеоны караудан башланып китте (Әлеге мегаферма эшчәнлеге киләсе саннарыбызда яктыртылачак — З. Ф.). Соңгы елларда мегафермалар төзү юнәлешендә район хуҗалыклары саллы эш алып баралар. Үзләренә туры килә торганын салганчы алар һәрберсе төрле җирләргә бара, өйрәнә һәм аннан соң гына тиешле эшләрен башлап җибәрә.
— Иртәме-соңмы һәр хуҗалык шушыңа киләчәк. Эшләгән-эшләгән технологияне ахыргача җиткереп эшләргә кирәк, — дип киңәшләрен биреп узды район башлыгы Рамил Нотфуллин. — Микроклимат, вентиляция, тирес чыгару һәм, әлбәттә, саву технологиясенә төп игътибарны бирү зарур. Бу шартлар үтәлмәгәндә мастит булу куркынычы зур булуын сез миннән дә яхшырак беләсез. Маститлы сыердан сыйфатлы да, күләмле дә сөт савып алып булмый. Кемнәр бүгенге көндә мегаферма салу буенча эшләр алып бара, аларга зур рәхмәт. «Сорнай», «Алга», «Труд» җәмгыятьләре җитәкчеләре, сезгә дә шөгыльләнергә вакыт инде!
Кемдер арттыра, кемдер киметә
Терлекчелек тармагында ун ай эчендә булган уңай һәм тискәре күрсәткечләр белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге белгече Разил Низамиев таныштырып узды.
— 2022 ел белән агымдагы елны чагыштырып караганда, мөгезле эре терлек саны (крестьян-фермер хуҗалыкларын кертмичә — З. Ф.) 1502 башка артып, барлыгы 43140 башны тәшкил итте, ә атлар нигәдер киресенчә, 27гә кимеде. Кайбер хуҗалыкларда терлек саны узган елгы белән чагыштырып караганда минус тамгасы белән бара. «Активист» хуҗалыгында әлеге вакыт аралыгында бозау алу кимегән, Тукай исемендәге җәмгыятьтә терлекләрнең үлеме күп теркәлгән, — диде белгеч.
— Бездә быел үгез-бозаулар күбрәк сатылды, ел ахырына кадәр сатып алынасы таналар саны белән терлек саны узган елгы күләмне куып җитәргә тиеш, — дип аңлатма биреп узды «Уңыш» җәмгыяте вәкиле.
— "Смәел"дә дә үгезләр сату узган елгы белән чагыштырганда күпкә артык, — диде зоотехник Азат Нәбиев. — Һәм шул ук вакытта бездә бозау алу да ноябрьдән күбәеп китәсе.
Бозау алу буенча "Смәел"леләр әлегә минус 48 баш белән баралар, "Арбор«да бозау алу — 18гә, «Сорнай» һәм "Уңыш"та — 21гә, "Активист"та — 27гә, "Якты юл"да — 68гә һәм Тукай исемендәге хуҗалыкта 307гә кимрәк. Шул ук вакытта "Кызыл юл«лылар 2022 ел белән чагыштырганда, 326 башка артык бозау ала алганнар, «Дуслык» һәм «Сосна» җәмгыятьләрендә 90га артык.
Сөт саву күләменә килгәндә, 2022 ел белән чагыштырганда, «Сосна» — 10 %ка, «Кама» — 11 %ка, «Борнак» — 12 %ка, «Яңа тормыш» — 15 %ка, «Труд» һәм «Арбор» — 16 %ка, «Татарстан» хуҗалыгы 18 %ка арттырганнар. Шул ук вакытта сөт савуны киметүчеләр дә бар. Алар — «Якты юл», «Бөрбаш» һәм Тукай исемендәге хуҗалыклар.
— Сенаж, силос белән генә мул сөт савып һәм сатып булмый, кушылмаларны кысмагыз. Терлекчелек ул бер-берсенә нык бәйләнгән тармак, — дип ассызыклап узды Рамил Рашитович.
Сөт һәм ит җитештерү буенча һәрбер хуҗалык хисап җыелышы вакытында үз алдына бурычлар куя. Шулардан чыгып карасак, бүгенге көндә «Татарстан», «Труд», «Арбор», «Борнак» җәмгыятьләре генә куелган максатларга ирешеп киләләр. Ә калган хуҗалыкларга әле нык тырышасы бар.
Терлекчелек тармагы буенча һәрбер сан тикшерелеп, эшләре артка киткәннәр җавап биреп, уртак чишелешләр дә табылды. Бары тик бүгенге көндә бик авыр хәлдә булган Тукай хуҗалыгында гына алга китеш бер юнәлеш буенча да күренмәде. Кул астында хезмәт куючы, хуҗалыкны үз тырышлыклары белән моңарчы өстерәп барырга тырышкан хезмәткәрләр җитәкченең тырышлыгын күрмәгәч, инде өметләрен өзде дисәк тә ялгыш булмас.
Киңәшмә ахырында район башлыгы ашлама туплау буенча да эшне башлап җибәрүне бурыч итеп куйды. Әлегә санаулы хуҗалыклар гына киләсе ел уңышын кайгырту өчен бу юнәлештә азмы-күпме эш башлап җибәргән.
— Республикада кызу темплар белән ашлама туп-лау дәвам итә, бездә бу эш чигенкерәк бара әле. Әлегә без республика буенча ахырдан бишенче урында. Мондый хәлнең моңарчы булганы юк иде, — дип ризасызлыгын да белдерде Рамил Рашитович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев