Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Террорга юл калмасын

Республиканың әле бер, әле икенче төбәгендә экстремизм, терроризм чаткылары күренеп ала. Һәм кайда диген әле? Зур шәһәрләре булмаган, тыныч авыл районнарында.

Шуңа күрә республиканың иң төньягына сыенган безнең Балтачта да нәрсә булмас. Әнә бит, тагын шул әлеге дә баягы Комзавод вакыйгасы хәтергә килә. Аннан Чечняда үтерелгән туганнары өчен үч алырга теләүче шәһитләр хәзер бөтен ил буенча таралды. Аларның кайчан, каян килеп чыгып (әнә Волгоградта ни булды?!) нинди зыян салачагы беркемгә дә мәгълүм түгел. Аннары традицион диннән тайпылган, үз карашларының хаклыгына фанатларча бирелгән динчеләр күренә башлады. Алар эчми, тартмый, биш вакыт намазын укый, гаиләләрендә тәртип, әмма дингә карашлары безнеңчә түгел, Аллаһ куша дип закон кысаларына сыймаган гамәлләр кылырга мөмкиннәр. Алай гына да түгел, үз фикерләренең хаклыгына фанатларча инанган хәлдә аларны башкаларга да тагарга маташулары белән икеләтә куркыныч алар.

Бер сумка төрле дини китаплар күтәреп авылдан-авылга, өйдән-өйгә йөрүчеләр безнең районда да әледән-әле күренеп алалар. Гомер булмаганны озын, ямьсез итеп сакал үстергән ят кешеләрне дә еш очратабыз хәзер. Әллә каян кайтып урнашып, мәчетләрдә намаз уку, башка дини йолаларны традициядән читкә тайпылып, үзләренчә эшләргә өйрәтүчеләрдән сак булырга кирәк. Гомумән, авыл җирлекләрендә тәрбия өлкәсендә мәчетләрнең роле гаять зур хәзер. Әмма әле район авылларында теркәлү узмыйча эшләүче унлап мәчет бар икән. Җирле үзидарә җитәкчеләре аларны рәсмиләштерүгә конкрет ярдәм күрсәтергә тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район башкарма комитеты каршындагы комиссиянең чираттагы утырышында терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләре турында сөйләшенде. Биредә терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча оештырылган комиссия дә тулы состав белән катнашты. Җирле үзидарә, мәгариф, мәдәният, халык күп була торган, халыкка хезмәт күрсәтә торган оешма, предприятие җитәкчеләренә терроризм һәм экстремизмга юл куймау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында бик күп эшлекле фикерләр, тәкъдимнәр әйтелде.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Равил Таҗетдинов, прокурор Зөфәр Абитов, Балтач янгын сакчылыгы гарнизоны җитәкчесе Таһир Бариевның чыгышлары залда утырган һәркемне уйланырга мәҗбүр итте. Һәр чыгышта терроризм, экстремизмга каршы көрәш буенча иң беренче чиратта авыл хуҗалары - җирле үзидарә җитәкчеләреннән соралачагы ассызыкланды. Күп кешеләр катнашында нинди генә чара үткәрелмәсен, анда тәртип-иминлек булсын өчен аларның контроле кирәк. Утырышны гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров конкрет фикер-тәкъдимнәр белән килеп туган күп сорауларга урында җаваплар биреп алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250