Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тикшеренүләр табиб өчен кирәкми, үзең өчен мөһим

24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

Татарстан Республикасында туберкулез белән авыру чылар саны Рәсәй Федерациясе күрсәткечләреннән 1,2 тапкырга кимрәк. Республиканың башка районнары белән чаныштырып караганда Балтачта әлеге чир белән авыручылар юк дәрәҗәсендә булу да куанычлы хәл.


Туберкулез - ул туберкулез микобактерияләре китереп чыгара торган һәм төрле органнарны һәм системаларны зарарлый торган, ләкин еш кына сулыш органнарын зарарлый торган хроник йогышлы авыру.Туберкулез микроблары, авыру кеше сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, көлгәндә төкерек белән һавага чыгалар һәм алар шул ук һаваны сулаучы сәламәт кеше организмына үтеп керергә мөмкин.

Туберкулезга каршы көрәштә иң мөһиме - һәр кешенең үз сәламәтлеге һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге өчен җаваплылыгы, авыруны башлангыч стадияләрдә ачыклау һәм авыруның иртә стадияләрендә ачыклануының актуальлеген аңлау.


Туберкулезны иртә ачыклау, шулай ук балаларны профилактик тикшерү өчен кулланыла торган төп ысул - туберкулинодиагностика (иммунодиагностика) - 6 айдан 8 яшькә кадәр балаларга Манту пробалары кую, 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм үсмерләргә диасконтест уздыру. Өлкәннәр флюоорографик тикшеренү узарга тиеш.

Бу тикшеренүләрне кешеләр табиблар эше дип тугел,ә бәлки үзләренең, балаларының сәләмәтлеге өчен дип кабул итсә бик дөрес булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Безнең заман - Наше Время" туберкулез