Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тилчә килә күрмәсен

Кайда гына, нинди генә йогышлы чир килеп чыкмасын, аның Татарстанга һәм дә Балтачыбызга килеп җитүе бик мөмкин. Шуңа күрә, алдан-ала аяк киенеп тору кирәкле шәй.

Мәсәлән, быелның июль аенда Казахстанның Акмал өлкәсендә терлекләр арасында тилчә (ящур) авыруы килеп чыгуы ачыкланды. Тилчә - йогышлы чир. Аны аеруча мөгезле эре терлекләр, кәҗә белән сарыклар, дуңгызлар йоктыра. Бу авыру терлекчелек продуктлары, тирә-юньдәге төрле әйберләр аша, авыру терлекләр белән аралашканда (вирус организмга лайлалы тышчалар аша үтеп керә), шулай ук малларны караганда, кием-салым аша һәм һава (һавада бер тәүлек эчендә 100 километрга кадәр таралырга мөмкин) белән дә йога. Авыру малларның температурасы кинәт 41 градуска кадәр күтәрелә. Лайлалы тышчаларда юеш, канлы шешләр барлыкка килә. Әлеге йогышлы авыру авылларга, фермаларга таралмасын өчен саклык чаралары күрү мөһим.
Кайсы яктан гына кайтарылган бозаулар сатып алмыйбыз... Шәхси хуҗалыклар мал сатып алганда сатучылардан ветеринария белешмәсе таләп итәргә хокуклы (сатыласы мал бер ай дәвамында ветеринария хезмәткәрләре күзәтүендә карантин үтәргә тиеш). Ферма территорияләренә читтән килгән машиналарны һәм шикле кешеләрне кертмәскә кирәк. Читтән маллар, терлекчелек продукциясе, азык кайтартасы булганда район дәүләт ветеринария берләшмәсе белән килешергә һәм рөхсәт алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250