Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тимирязев хуҗалыгында көзге бодай уңышы яхшы

Район хуҗалыкларында урып-җыюга ныклап керешеп киләләр. Бүгенге көндә иген кырларында 101 комбайнның 35 е эшкә тартылган.

Салган покосларны җыеп алу белән беррәттән, турыдан-туры суктырып та алалар. Ә хуҗалыкларда көзге бодайга тиешле караш булганда һәм технология сакланган очракта югары уңыш алырга мөмкин.
Моның шулай икәнен Тимирязев исемендәге хуҗалыкның көзге басуларыннан алынган уңыш дәлилли. Салавыч авылы янныдагы 18 гектарлы басудан һәр гектарыннан 42 центнердан артык уңыш алынган.
Хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев сүзләренә караганда, бу әле чик түгел , 61 гектарда утыртылган «казанская 560» сортлы көзге бодай уңышы тагы да саллы - һәр гектардан 48,6 центнер. Димәк, игенчелекнең бу юнәлешенә бары игътибар кирәк.
Фото: http://agrobk.ru/v-tsene-pribavlyaet-sibirskaya-pshenitsa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250