Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТИН укытучысы

Замана укытучысы нинди булырга тиеш? Мәгариф өлкәсенә кагылганда кайчак күңелдә әнә шундый сораулар туа һәм күп очракта мөгаллим яки мөгаллимәне мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендәгечә күрергә телибез. Ләкин замана дигәне үзенекен итә, шулай да әлеге игелекле һөнәр иясе дигән исемне лаеклы рәвештә йөртүче укытучы яшьләребез, шөкер, безнең районда бик күп....

Фәрит Мәсхүтович 1973нче елның 30нчы октябрендә Татарстанның Яшел Үзән каласында туа. Әтисенең эшчәнлеге буенча, аларның гаиләсенә Балтач районына күченеп кайтырга туры килә, биредә аларны милли гореф-гадәтләргә бай Субаш авылы каршылый. 1981 - 1989нчы елларда Субаш сигезьеллык мәктәбендә укый, 1989-1993нче елларда Арча педагогия училищесында белем ала. 1994-1999 нчы елларда читтән торып КДПУның хәрби хезмәткә хәзерлек һәм физкультура бүлегендә белем ала.
Университетны тәмамлаган егет Субаш урта мәктәбендә физкультура фәнен укыта башлый. Тора-бара сыйныф җитәкчесе итеп билгеләнә, пневматик мылтыктан ату түгәрәген җитәкли. 1995нче елдан балаларны «Тормыш иминлеге нигезләре»нә төшендерүгә керешә. Әлеге фәннән укытуны мәктәптә русча-татарчалатып «ОБЖ-ТИН дәрес»ләре дип йөртәләр һәм ул үзенең тормышчан, файдалы, үзенчәлекле булуы белән һәрбер укучыда кызыксыну уята - противогазны тиз генә кияргә-салырга өйрәнү, яраларны бәйли белү, елан чакса нишләргә, мылтыкны сүтеп кору... Укыганда бу дәресне үзем дә яратып, теләп керә идем. ОБЖның һәрбер дәресе мавыктыргыч була иде. Шуңа да әлеге дәресләрне алып баручы укытучылар укучылар арасында абруйлы йөри, аларга балалар күзлегеннән караш та мәхәббәтле, дустанә, ихлас була.
Менә унҗиде ел инде Фәрит Мәсхүтович хезмәтенә тап төшерми эшләргә тырыша. Махсус курсларда белемен даими күтәреп бара, район, хәтта республика күләмендә ачык дәресләр күрсәтә. Башкарган хезмәтләре белән ул 2006-2007нче елларда хәтта Рәсәй Федерациясенең Оборона министрлыгында танылу алды. Бу хакта районыбызның һәм дә Субаш урта мәктәбенең, мөгаллим Фәрит Мәсхүтовичның уңышларын газетабыз еш язды. Ул чакта, Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең карары һәм дә Оборона министрлыгының фәрманы нигезендә, Рәсәй Федерациясе субъектлары арасында гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы хәзерләүче, язгы-көзге чакырылышларны тиешенчә оештыручы-үткәрүчеләрне ачыклау максатыннан, Рәсәйкүләм махсус бәйге игълан ителеп, анда Идел буе-Урал хәрби округыннан Татарстаныбызның эш күрсәткечләре гаять тә югары бәяләнгән иде, Ставрополь краеннан кала Татарстан икенче урынны яулады. Район җитәкчелеге белән берлектә Фәрит Мәсхүтович та Казан Кремлендә Идел буе-Урал хәрби округы гаскәрләре командующие тарафыннан бүләкләнеп, РФ Оборона министрлыгының Мактау таныклыгына лаек булды. Мәскәүдән кадәр килгән комплекслы тикшерү дә Субаш мәктәбендә гражданнарның хәрби хәзерлеген уңай бәяли.
Укытучының эшчәнлеге «Ачык дәресләр» үткәргәндә анык күренә. Фәрит Закировның «Ничек офицер булырга!», «Фильтрлаучы противогазлар», «Яраланганда беренче ярдәм» һәм башка темага багышланган ачык дәресләре һәм дәрес-экспериментлары сыйныфтагы һәр укучыда гына түгел, әлеге дәрестә катнашучы укытучыларда да тирәнтен кызыксыну уята. Сыйныф җитәкчесе буларак та ул укучыларының күңеленә ачкыч таба белә. «Атом-төш коралы, зарарлы факторлар», «Гражданнар оборонасы оешмасының гадәттән тыш хәлләр булган очракта эшчәнлеге» дигән республика семинарларында укыган лекцияләре үзе генә дә ни тора!
Фәрит Закиров тормышта да күркәм ир, баласына рәхимле-мәрхәмәтле әти. Төп йортта әти-әни белән бергә яшәү дә аның укытучылык эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Фәрит Закиров семинарларда мәгариф буенча сүз алып барганда гел бер фикерне куәтли: «Хәзерге вакытта мәктәпләрдә илнең киләчәге хәл ителә, - ди ул. - Ватаныбызның ирекле, бай, куәтле булуы да нәкъ менә бүгенге балалар белән эшләүдән гыйбарәт». Бәлки, чыннан да шулайдыр. Моның өчен Фәрит Закиров кебек патриот ир-егет мөгаллимнәрнең күбрәк булуын телик. Узган уку елында ТИН укытучылары арасында район һәм зона бәйгесендә «Ел укытучысы» исемен алуы, ә республикада лауреат булуы эшчәнлегенең тиешле дәрәҗәдә баруын дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250