Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тирәнгә кермә!

Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Тик, кызганычка, кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та санга сукмый.

Су коену сезоны башланып күп тә үтмәде, инде корбаннар да бар. Май аенда Казанның Кабан күлендә дүрт яшьлек сабый баткан. Аксубай районының Кече Сунча елгасыннан да 2004нче елгы кыз һәм 1997нче елгы малай мәетен тапканнар. Шулай ук күңелсез хәлләр Зәй, Тукай, Кайбыч, Норлат, Яшел Үзән районнарында һәм Казанда да теркәлгән. Республика сулыкларында коену сезоны башланганнан бирле 29 кеше батып үлгән. Шуларның 22се ир кеше, 4 хатын-кыз һәм 3 бала. Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә. Су буена барырга чыкканчы, яисә балаларыгызны анда җибәрер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерегез. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуың хәерлерәк.
Йөзә белү - суда куркынычсызлыкның төп гарантияләреннән берсе. Әмма онытмагыз, менә дигән шәп йөзүче кеше дә саклык чаралары турында һәрчак истә тотарга, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Махсус билгеләнгән урыннарда: пляжда, бассейнда коену яхшырак та, куркынычсызрак та, әлбәттә.
Таныш булмаган урында коенганда баш белән суга чумарга ярамый. Сай җиргә эләгеп, агач тамыры, яисә ботагына, башка каты нәрсәгә бәрелеп, арка-муен умырткасын сындыру, баш бәрелеп, аңны югалту ихтималы бар. Шуңа да су коеныр алдыннан ул тирә белән танышырга, кайда нинди куркыныч сагалавы ихтимал икәнен өйрәнергә кирәк. Ахыры ни белән төгәлләнәсен уйлап бетермәстән, баш белән ташланганчы, башта аяк белән атлап керүең дөресрәк булыр. Чөнки су төбендә бүрәнә, казыклар, рельс, тимер-бетон әйберләр булырга мөмкин. Яшеллек баскан текә яр астында коенырга да киңәш ителми. Агач-куакларның су астында тырпаеп торган тамырлары бик хәтәр. Су төбенең ләмле баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч.
Су коенырга барганда яисә су буенда кызынырга ният иткәндә, исерткеч эчемлекләрдән баш тартуыгыз хәерле булыр. Бигрәк тә балаларыгыз да янда булса. Алкоголь хәрәкәт координацияләрен чикли, үз-үзеңә контрольне какшата. Ә балалар, хәтта йөзәргә өйрәнгән булсалар да, һәрчак даими игътибарга мохтаҗ. Бу вазыйфаны, гадәттән тыш хәл килеп туса, югалып калмыйча, беренче медицина ярдәме күрсәтә белгән аек акыллы кешегә йөкләү дөрес һәм ышанычлы булыр. Коенганда тәнегезне көзән җыера башлаганын сизсәгез, тиз генә судан чыгыгыз. Тирән җирдә икәнсез, йөзү стилен үзгәртеп карагыз: чалкан ятып йөзегез.
Сүүсемнәргә буталасыз икән, чәбәләнмәгез, тиз генә чалкан әйләнеп, салмак кына хәрәкәт итеп, үзегез килгән якка чыгарга тырышыгыз. Аякларыгызны үсемлекләр «җибәрми тора» икән, кулларыгыз белән аны аралап, котылырга тырышыгыз.
Сак булыгыз! Су буйларында гади генә кагыйдәләрне истән чыгармыйча, тиешенчә үтәсәгез генә ялыгыз тәнегезгә сихәт, күңелегезгә рәхәтлек бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250