Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үткәнгә балта чапмыйк!

Тарих эзләрен саклаучы тегермән бүген ярдәм өмет итүче бер олаучы шикелле үткән-киткән кешене озата, каршы ала. Аның бүген шундый хәлдә булуы бик кызганыч. Чөнки районның тарихи мирас объектларыннан булган Аландагы җил тегермәненең язмышы бүген җиде юл чатында.

1946нчы елда Зәки Идрисов Алан авылында җил тегермәне төзетә. Гани Нәҗипов, Насыйбулла Әхмәдиев, Корбангали Әхмәтшин, Гайнан Шәмсетдинов, Рафаэль Хәкимов беренче тегермәнчеләрдән исәпләнә. Тегермән бер ташлы, бер яргычлы була. Ул Кукмараның Мукамол трестына карый. Тегермән 1980нче елларга кадәр үзе хезмәт күрсәтә, соңрак 1960нчы елларда мотор куела, аннары электр белән эшләтәләр. Биредә Насыйбулла Әхмәдиев, Хәкимулла Әхмәдиев, Минһаҗ Фәхретдинов, Тимергали Усмановлар эшли. Җил тегермәне Яңгул, Бөрбаш Сәрдегәне кебек күрше авыллар белән беррәттән, Кукмараның Тырыш, Лильвиж халкына да хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә җил тегермәне хуҗасыз, җимерек хәлдә. Тарихи мирас объекты булган тегермәннең язмышы ник берәүне дә борчымый? «РФ халкының тарихи мирас объектлары турында»гы 73нче номерлы Федераль законның 28, 35, 36, 48нче маддәләре буенча биналарны саклау, режим эчтәлегенә салкын карала. Саклык документлары, проект һәм төзелеш үткәрүгә ризалык, арендага, кулланырга бирү буенча документлар булмау кебек хокук бозулар ник җәзасыз кала? Җил тегермәне өчен җаваплы булган органнарның битарафлылыгы акча бүленмәүгә генә кайтып каламы?
Алан авылының гына түгел, районның мөһим объекты булган әлеге бина һичшиксез төзекләндерелергә тиеш. Чөнки тарихи мирасны юкка чыгарга ирек куярга ярамый. Үткәнебезгә балта чапмыйк!


Рәсемдә: Алан авылының җил тегермәне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250