Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә тагын бәйрәм

2014нче ел Әтнә авылы халкы өчен сөнечле вакыйгалар белән башланып китте. Яңа ел алдыннан мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, клуб һәм китапханәне берләштергән күпфункцияле үзәк үз ишекләрен киң итеп ачты.

31нче декабрь көнне барлык авылдашларны, кайткан кунакларны бергә җыйды. Яңа клубта гөрләтеп бәйрәм иттеләр әтнәлеләр. Инде менә тагын сөенечле вакыйга. Бүген мәктәп һәм балалар бакчасын ачу тантанасына Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе килде. Чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Казан кунаклары чарага зур бүләкләр белән килгән иде. Авылның күрке булган бинаны төзегән "Гранит" җәмгыяте хезмәткәрләренә, аларның җитәкчеләре Наил Сафиуллинга зур рәхмәт белдерелде. Хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җитәкчеләр тантаналы рәвештә лента кисеп, "Хәерле сәгатьтә булсын", дип бина эченә үтте. Мәктәп, балалар бакчасында булып, балаларның, укытучы-тәрбиячеләрнең сөенечләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250