Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төзүчеләр көне уңаеннан котлау

Эшегезнең нәтиҗәсе барлык балтачлылар өчен озак елларга горурлык билгесе булып торсын!

Хөрмәтле төзүчеләр, төзелеш тармагы ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм.

Тормышның үзе кебек үк районда төзелешләрнең, төзекләндерү эшләренең туктап торганы юк. Яңа йортлар, объектлар, спорт мәйданчыклары сафка баса, юллар салына, социаль учреждениеләрдә, күпфатирлы йорт ишегалларында төзекләндерү эшләре алып барыла, парклар саны арта бара. Сезнең хезмәт район үзәге – Балтачка һәм авыл җирлекләренә дә үзгә ямь өсти. Төзелеш оешмалары районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә, яңа эш урыннары барлыкка килә. Үз һөнәрен яратып, фидакарьлек күрсәтеп эшләүче ташчыларның, штукатур-малярларның, балта осталарының, монтажчыларның һәм башка һөнәр ияләренең хезмәте олы ихтирамга лаек. Кыенлыкларны җиңә барып, үз эшләрен намус белән үтәүче барлык төзүчеләргә, тармак ветераннарына чын күңелдән рәхмәт әйтәм һәм җаваплы, физик көч таләп итүче хезмәтегездә уңышлар, һөнәрләрегездә яңа үрләр яулауларыгызны, иминлек һәм тотрыклылык, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Эшегезнең нәтиҗәсе барлык балтачлылар өчен озак елларга горурлык билгесе булып торсын!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев