Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тракторлар әзерме?

Ишеп яуган карлары белән март ае да узып китте. Шулай булса да, кырлардан карлар үзвакытында бетәсен аңлаган бер мәлдә игенче мәш килеп чәчүгә әзерләнә. Бүген төп игътибарлары кырда хәлиткеч рольне башкарачак тракторларда. Алар эшкә әзерме? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең белгеч-консультанты Рәис Гатауллин бу сорауны көтеп алган шикелле, җавабы...

- Районыбызда 626 трактор бар. Шуларның 600ләбе әзер. Конкрет әйтеп булмый, күрсәткеч көн саен үзгәрә, - дип башлады ул. - Мәсәлән, «Кызыл юл» хуҗалыгы баш инженеры Ринат белән 27 март көнне сөйләштем. Анда механизатор Рафил Әскәров чәчүдә үзе эшләячәк «Т-150К» тракторын инде ремонтлап бетереп килә. Двигателен, тапшыру тартмасын тәртипкә китергән. Бу мәкалә газетада чыкканчы техникасы әзер дә була инде. Рәкыйп Усманов «ДТ-75» тракторына соңгы әзерлек чаралары үткәрә.
Сводкада «Сосна» хуҗалыгында да ремонтланмаган тракторлар саны күп күренсә дә, хәл алай аянычлы түгел. Баш инженер Нияз кыр эшләренә кадәр барлык техниканың да әзер булачагына ышандыра. Әнә механизатор Фәнис Сабитов «МТЗ-1221 тракторының тапшыру тартмасын ремонтлауны төгәлләп килә. 2 данә «Беларусь» тракторын да хуҗалар билгеләп әзерли башлаганнар. Ремонт таләп ителгән бер «ДТ-75» тракторын да мастерскойга керткәннәр. «Якты юл» хуҗалыгы баш инженеры Зиннур бу көннәрдә тракторлар ремонтының төгәлләнәчәген әйтә. Хәзер ремонт мастерскоенда торган 2 данә «ДТ-75», «МТЗ-1221», «К-701» тракторлары ремонттан чыгарылачак. Җаваплы механизаторлары билгеләнгән, кирәкле запас частьлары кайтарыла.
Гомумән, язгы кырда эшләрнең тиз һәм сыйфатлы башкарылуы беренче чиратта техниканың нинди әзерлектә булуыннан бәйле икәнен игенчеләргә әйтеп аңлатасы юк. Машина-трактор паркларында аларга көндәлек игътибар биргән хуҗалык җитәкчеләре, инженер-тех-ник хезмәткәрләре мең кат хаклы. Көзге эштән туктап, кыш буе тик торган тракторларны да мастерскойга кертеп, карап чыгарга кирәк. Быел «Кама» хуҗалыгына берәр данә «МТЗ-82» һәм «МТЗ-1221» тракторлары, «Борнак»ка «МТЗ-1221», «Сорнай»га «МТЗ-82», «МТЗ-1221» тракторлары кайтты. Өр-яңа булсалар да, аларны да бер кат карап, аерым узелларын ныгытып чыгарга кирәк. Моның өчен гаять кыйммәтле бу техниканы үз эшенә чын күңелдән бирелгән механизаторларга тапшыру мөһим. «Кама», «Борнак» хуҗалыкларының яңа чәчкечләр дә алуы әйбәт күренеш. Язгы чәчүдә техникадан тоткарлык булмас дип ышанасы килә. Инде язгы кырда эшләргә тиешле тракторга механизатор билгеләнмәгән бер генә хуҗалык та булырга тиеш түгел.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250