Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТРның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Балтачның свалка территориясен зурайтырга дигән тәкъдим кертте (фото)

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе свалка территориясен зурайтырга дигән тәкъдим кертте.

Бүген Балтачка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Груничев Александр Станиславович килде. Ул район коммуналь хуҗалык карамагында булган һәм халыкка хезмәт күрсәткән оешмалар эшчәнлеге белән якыннан танышты. 

Александр Станиславович иң беренче Балтачның чүп полигоны эшчәнлеге белән танышты. «Благоустройство» оешмасының чүп җыю тәртибе белән кызыксынды. Бүгенге көндә тугыз авыл җирлегендә чүпләр атнага бер тапкыр җыела.

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе свалка территориясен зурайтырга дигән тәкъдим кертте.

Соңрак чистарту корылмасы эшчәнлеге белән танышты, биредәге эш тәртипләре хакында район торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рашит Гарәфиев сөйләде. Сөйләшү вакытында бүгенге көндә нинди проблемалар барлыгына ачыклык кертелде.

Район коммуналь хуҗалык карамагында булган һәм халыкка хезмәт күрсәткән оешмалар эшчәнлеге белән якыннан танышкач, Александр Станиславович бу өлкәдә бәлки оптимизация үткәрү кулайрак булмасмы дигән фикерен җиткерде. Һәм район буенча единый тариф кертергә кирәк, дип белдерде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тариф