Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тугайларда Сабантуйлар

Ел буе зарыгып көтеп алган милли бәйрәмебез Сабантуйлары гөрләп узды. Һәркемнең җанына тансык, якын бу бәйрәмне кемнәрдер спорт уеннарында, бәйгеләрдә җегәрен сынар өчен көтеп ала, икенче берәүләр тамаша карау өчен дип килә, ә өченчеләренең күңелендә кунакка кайткан дусларын, туганнарын, сөйгән ярлары белән күрешү хисе яна. Берьяктан, Сабан туе - җирлегебездә...

11нче июнь көнне районыбыз җирлегендә һәм Чепья авылларында район Сабантуйлары гөрләде. Менә мәйдан тутырып милли киемнәр кигән егет-кызларның күмәк биюләре башланып китә. Сәхнә түренә сөлектәй егетләр җиз самавырлар күтәреп чыктылар. Югалып, хәтта онытылып барган күмер самавырын күрү генә дә милләтебезгә хас көнкүрешебезне янәдән торгызды, күңелләрне җанландырып җибәрде. Ул да булмады, мәйданга кыңгыраулар таккан, бизәлгән атлар керде. Тальян, гармун моңнары бәйрәм рухы таратты. Бу мизгелдә сәхнәбез түрендә район хакимияте башлыгы М.Х.Зарипов, мөхтәрәм кунаклар: ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Р.Т.Борһанов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казандагы 18нче хастаханәнең баш табибы Р.С. Бакиров, Киров өлкәсенең Малмыж районы башлыгы Р.П Гарәфиев һәм Удмуртиядән килгән татар иҗтимагый үзәге җитәкчелеге вәкилләре урын алды. Алар үзләренең бәйрәм котлауларын ирештерделәр. Күңелләрне җилкендергән фанфаралы музыка астында Сабантуй әләме күтәрелеп, бәйрәмне ачык дип игълан итәргә рөхсәт бирелде. Аннан соң авыл хуҗалыгы тармагында фидакарь хезмәт башкарган алдынгы хезмәтчәннәрне бүләкләү һәм районыбызның танылган шәхесләре Илдус Нигъмәтуллин, Әлфия Зыятдинова, Гарифҗан Галиевларга Балтачның «Мактаулы гражданины» дигән исем бирү тантанасы булды.
Сәхнә түрен районыбыз үзешчәннәренең җыр һәм бию коллективлары, үзешчән сәнгатькәрләребез биләп алды. Шулай ук мәркәзебез йолдызлары Ләйсән Гыймаева, Илдар Әхмәтов, Индира һәм башкалар да килгән иде. Ә мәйдан уртасында исә үтә дә бер җанлылык хөкем сөрде - биредә олысы-кечесе, яше-карты бил алышты, чүлмәк ватты, кашыкка йомырка куеп йөгерде, күзен бәйләп әйбер кисте, утын кисте, авыш һәм туры баганаларга менде, капчык сугышында катнашты. Милли бәйгеләрдән тыш, сәләтле кешеләр үзләрен шахмат, шашка, волейбол һәм беренче тапкыр бадминтон ярышында сынап карадылар. Бадминтон ярышында Рәмзил Гарәфетдинов (Субаш), кул көрәшендә җиңүчеләребез дә билгеле: малайлардан Альберт Садертдинов (Балтач), егетләрдән Динар Шәрипов (Шеңшеңәр), Инсаф Мәрданов (Чапшар), Илфат Рәхимов (Норма), ә хатын-кызлардан Сәдия Умарова (Түнтәр), Энҗе Галимуллина (Пыжмара) иң көчле беләклеләр булып танылды. 1 һәм 3 чакрым ераклыкка йөгерүдә Алексей Григорьев (Балтач), Илүзә Шәйхетдинова (Бөрбаш), Азат Гарифуллин (Казан), Лилия Шәйхетдиноваларга (Бөрбаш) тиңнәр булмады.
Сабантуйның бөтен матурлыгы татар көрәшендә дип юкка гына әйтми халкыбыз. Бәйрәмебезнең йөзек кашы булган көрәшебезгә быел республиканың даны булган билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, соңгы елларда республикада тиңнәр булмаган Балык Бистәсе егете Илнар Әхмәтҗановның килүе бәйрәмебезгә җан кертеп үзгә матур бер төсмер бирсә, җирле көрәшчеләребез өчен зур сынау булды. Сабан туебызның баш батыры Яңгулдан Ранил Сафиуллинга аның белән нык тартышырга туры килде. Абсолют батыр өчен барган соңгы бил алышу да Ранил өчен бик авыр булды. Булмый ни, 2010нчы елның баш батыры Ринат Хәйретдинов та Илнар кебек танылган тәҗрибәле көрәшче шул. Тамашачыга искиткеч матур көрәш күрсәтте безнең бу көрәшчеләребез. Күптән күргән юк иде тамашачыбызның андый көрәшне. Тагын шунысы аеруча куанычлы, мәрхүм «Хәтәр» Дамирның даны дәвам итә. Менә бит, ничек күчә буыннардан-буыннарга көрәш каны. Яшьлектәге данын бу Сабантуйда Фәрит Әхмәдиев та кайтарды. Олылар көрәшендә көндәшләрен бер-бер артлы келәмгә салып, Рәсәйнең спорт остасы Фәрит Әхмәдиев быел да чемпион булып танылды. Икенче урынга Бөрбаштан янә бер көрәшчеләр токымыннан булган Наил Шаки-ров лаек булды. Өченче урында исә Балтачтан Закир Камалов. Инде аерым үлчәү авырлыгындагы берен-че-дүртенче урыннарны яулаган көрәшчеләребез белән таныштырып узабыз. 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Азат Вафин (Алан) - беренче, Илдар Зарипов (Нормабаш) - икенче, Рәҗәп Борһанов (Арбор)
- өченче, Фәнзил Шәрипов (Көек) дүртенче булдылар. 70 килограммга кадәр: Ранил Габдрахманов (Яңгул)
- I, Айнур Николаев (Норма) - II, Ранил Камалов (Көек) - III, Дамир Ишморатов (Балтач) IV урын яуладылар. 80 килограммга кадәр: Ринат Хәйретдинов (Арбор) - беренче, Рамил Зәйнетдинов (Норма) - икенче, Рәмис Хөснетдинов (Карадуган) - өченче, Руслан Рәфыйков (Яңгул) дүртенче урынга лаек дип табылды. 90 килограммга кадәр: Ранил Сафиуллин (Яңгул) - беренче, Айрат Апанов (Салавыч) - икенче, Илдар Абдуллин (Курмала) - өченче, Фаяз Шакиров (Нөнәгәр) дүртенче булдылар. Югары үлчәүдә: Илнар Әхмә-тҗанов (Балык Бистәсе) - I, Динар Фатыйхов (Яңгул) - II, Илһам Рәфыйков (Яңгул) - III, Рамил Гыйльфа-нов (Яңгул) IV урыннар яуладылар.
Чепья авылында да кайткан кунаклар, авыл халкы Сабантуйны гөр итте. Һәркем уеннарда актив катнашты, балалар өчен мавыктыргыч чаралар күп булды. Әлбәттә инде, кайда да Сабантуйның күркәм мизгеле - ул атлар чабышы. Биредә 19 ат катнашты, шуның 15е - хуҗалыкныкы, 4се - чиста токымлы атлар. Хуҗалык атлары арасында 1 урынны - «Труд» җәмгыятеннән, чабышкылар арасыннан беренчелекне «Кама» җәмгыяте ягыннан килгән ат алды. Быел Чепьяда волейбол уены гаять тә оешкан рәвештә үтте. Чепья авылы җирлегендә оешкан команда җиңү яулады.
Кыскасы, кардәш-ыруны, дус-туганнарны очраштырды, яшьләрне кавыштырды. Иң кадерлесе, райондашларыбыз күңелендә бетмәс-төкәнмәс, ел буена җитәрлек хатирәләр калдырды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250