Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тыңлагыз, «Кайтаваз» радиосы сөйли

«Кайтаваз» узган хезмәт елында республика күләмендә дә макталды.

7 май — Радио көне. Позитив энергия өләшүче, рухландыручы, яшәргә дәрт бирүче һәм кайчакларда тәнкыйтьләп тә алучыларның бәйрәме бу.

Радио — яңалыкларны эфирдан яңгыратучы мәгълүмат чарасы. Без кечкенә вакыттан ук район радиосын тыңлап, мәшһүр шәхесебез Галиев Нурулла Мөбәрәк улының «Тыңлагыз, Балтач сөйли!» дигән көр тавышын ишетеп, шул тавыштан рухи көч, җитезлек, күңел байлыгы алып үскән буын.

Радиожурналист, аннан соң озак еллар район газетасын җитәкләгән Нурулла Галиевны искә алуыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен. Хәзер инде радиотапшырулар бик күп, дәүләт радиолары да, шәхси радиолар да бар. Ләкин ничек кенә булмасын, аларның һәрбарчасы үз юнәлешләре буенча махсуслашып, тыңлаучыларыбызның ихтыяҗларына җавап бирерлек дәрәҗәдә, эшләрен бик күркәм алып баралар. Шулар арасыннан күңелгә барыбер дә якыны «Кайтаваз» район радиосы. 

2003 елга кадәр район радиотапшыруларын бер генә кеше алып барса, аннан соң радионың составы киңәйтелә, эшкә тавыш режиссеры Рафил Шакиров килә һәм «Татарстан» яңа гасыр радиосының «Болгар» радиосы челтәренә яраклаштырылган рәвештә атнага ике тапкыр тапшырулар чыга башлый.

«Кайтаваз» радиосының максаты — мәгълүмати-публицистик, әдәби, сәнгати, музыкаль радиопрограммалар җитештерү һәм халыкка тарату. Тапшырулар саф татар телендә алып барыла. Узган ел радиода музыка дөньясы киңлекләрендә тирән йөзүче тавыш операторы Алмаз Миргалимов эшли башлады.

Бүгенге көндә Алмаз Миргалимов белән журналист Илзирә Гыймадиева әйдәп баручы белгечләрдән санала. Директор Гөлйөзем Маннапова җитәкчелегендәге әлеге коллектив район радиосы эшчәнлегендә гаять зур роль уйнаучы тырыш, фидакарь, үз эшләренә намус белән караучы хезмәткәрләр.

— «Кайтаваз» узган хезмәт елында республика күләмендә дә макталды, — ди Гөлйөзем Салиховна. — Кулланучылар хокукын яклау буенча, «Добро в эфире», Массакүләм мәгълъмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча республикакүләм барган конкурсларда җиңүче без. 

Эшчәнлекләрен социаль челтәрләрдә дә алып баралар. Алга таба да уңышлар телик аларга, өч бөртек кенә булсалар да, көндәлек эшләрен намус белән башкарып, район халкын матур хәбәрләр, файдалы яңалыклар белән сөендереп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайтаваз” радиосы радио