Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучылар киңәште

Мәгариф, мәктәп, ясле-бакча эшчәнлегенең нәтиҗәсе район тормышына зур йогынты ясый. Шуңа күрә дә укытучыларның, тәрбиячеләрнең август киңәшмәсендә районның барлык җитәкчеләре дә катнашты. Мәгарифкә кагылышлы һәр сорауга урында ук конкрет җавап бирә алырдай барлык кешеләр дә бар иде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова укыту-тәрбия өлкәсендә эшләнгән эшләргә, видеоязмалар да кулланып, шактый тирән анализ ясады. Яздыру сыйфаты шулайрак булганмы, ул язмада әйтелгән сүзләр залда утыручыларның күбесенә ишетелмәсә дә, кадрдагы рәсемнәрдән мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышларыбызның зур булуы, киләчәктә дә шулай дәвам итәргә кирәклеге яхшы аңлашылды. Докладчы укыту-тәрбия өлкәсендә техника казанышларын тагын да киңрәк куллану, педагогларның квалификацияләрен күтәрү, мәктәп-бакчаларның материаль техник базаларын яхшырту буенча эшләнгән һәм эшлисе эшләрне конкрет күрсәтте.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин үз чыгышында, бу мәсьәләләрне хәл итү буенча районнан һәрвакыт ярдәм булачагын әйтеп, урындагы җитәкчеләрне дә мәгарифкә һәрдаим игътибарлы булырга искәртте. Мәктәп укытучыларының уртача айлык хезмәт хакы хәзер районда 23800 сум тәшкил итә. Һәрхәлдә, мин белгән педагоглар арасында бу кадәр акча алучылары аз булса да, моны яхшы нәтиҗә дип бәяләргә мөмкин. Ясле-бакча тәрбиячеләре дә хәзер айга уртача 14 мең сум акча алалар икән - яхшы фал. Әмма бу чик түгел. Белем-тәрбия бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы гел артып торачак. Татарстан Мәгариф министрлыгыннан килгән вәкил Алсу Шәрипова әйткәнчә, заманнан артта калмыйча, белем-тәрбия өлкәсендәге яңалыкларны белеп һәм нәтиҗәле кулланып эшләп, тормыш итә алырлык сәләтле кешеләр тәрбияләү һәр укытучы һәм тәрбияченең мөһим бурычы булып тора. Ә дәүләт моның өчен аларга барлык шартларны тудырырга омтыла.
Район үзәге Балтач мәктәбендә татар сыйныфы булмауны министрлыкның тәнкыйтьләве дә искә алынды конференциядә. Зур күпчелеге татарлар яшәгән бистәдә татар мәктәбе булса да гаеп булмас иде дә, менә хәзер ничек тә бер сыйныф булдырырга, аны татар-инглиз сыйныфы итәргә уйланылды.
Конференция азагында лаеклы ялга чыгучы укытучыларны зурлап пенсиягә озаттылар, үз сафларына тантаналы төстә яшьләрне кабул иттеләр.
Рәсемдә: быел беренче елларын укыта башлаган укытучылар мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зәкәриевна белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250