Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ул лаеклы хөрмәткә

Яңгул авылында гомер кичерүче Зиннәт абый Хәкимуллин, чын мәгънәсендә, легендаларга керерлек шәхес.

Бала чагыннан тормышның төбенә җигелгән егет, Ватаныбызны дошманнардан азат иткәндә дә искиткеч батырлыклар күрсәтә. Җилкәсенә 30 килограммнан артык авырлыкта булган пулемет салган Зиннәт солдат ярты Ауропаны уза. Җиңү таңын якынайткан, күкрәге сугышчан бүләкләргә күмелгән каһарман тыныч тормышта да сынатмый, озак еллар туган колхозында комбайнчы булып хезмәт куя, авылдашлары алдында тирән хөрмәт казана.
Яңгул авылының иң өлкән ир-аты Зиннәт абыйга күптән түгел 90 яшь тулды. Шул уңайдан аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшыру өчен һәм олы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов һәм «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Розалия Гыйльманова иптәшләр кызы Фәния, кияве Равил тәрбиясендә булган Зиннәт абый янына килделәр. Алар кадерле хатны һәм бүләкләр тапшырып, Зиннәт абыйга нык тазалык, күтәренке кәеф, бәхетле, имин картлык теләде. Кунакларны хөрмәтле ветеран эчкерсез рәхмәт әйтеп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250