Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урак җитә, урак!

Басу-кырлар буйлап йөргәндә, алар янәшәсеннән үткәндә шунысына игътибар иттем: быел аларның бөтенесе дә диярлек чүпсез.

Кайберләрендә хәтта сыңар чүп үләне дә күренми! Идеаль басулар! Шуңа күрә ямь-яшел булып, дулкынланып утырганда ук күңелгә бер төрле рәхәтлек бирде алар, инде көннән-көн саргаеп, алтынсу төскә кергәч, бу басулар ничектер сихри бер күренешкә әйләнде.
Тукталып, бер тын алып карап торуы ук күңелле! Тикмәгә генә күпме шагыйрьләргә, язучыларга иҗат рухы, иҗат "орлыгы" бирмәгән шул ул өлгереп килгән иген басулары!
Игенчеләребез исә бүген Сабантуйны көткән чабышкылар ролендә. Менә-менә аларга старт бирелер. Исән-сау эшләргә, бик күпләрнең тырыш хезмәте белән үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга язсын!
Фото: http://xorst.ru/oboi?view=detail&id=3563

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250