Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уракка төшәр алдыннан

Әле кайчан гына язгы чәчүдә эшләүче агрегатларны фотога төшереп йөргән идек, инде менә комбайннар парадында булып кайттык.

«Сорнай» җәмгыятенең Балтач белән Кече Лызи арасындагы басуына өч хуҗалыктан - басу хуҗалары, «Игенче» һәм «Алга»дан комбайннар китерелгән. Механизаторларның йөзләре җитди. Шулай булмыйни! Менә-менә уракка чыгар көннәр җитәргә тора. Ә бүген шушы мөһим кампания алдыннан бу зонадагы өч хуҗалыкның комбайннарының уракка әзерлеге тикшерелде. Бөртек коела торган тишек-тошыклар калмаганмы, ашлык салам белән артка чыкмыймы, агрегатның сигнал системасы эшлиме, фаралар янамы, аптечкалар, янгын сүндергечләр бармы... төрле белгечләрдән тупланган комиссия барысын да җентекләп күздән үткәрде, кимчелекләрне күрсәтте. Күрсәтелгән җи-тешсезлекләрне механизаторларның кайсыберсе урында ук төзәтү хәстәренә кереште.
Бу күпмедер дәрәҗәдә бәйрәм төсен дә алган чын мәгънәсендәге эшлекле сөйләшү булды. - Әле кайчан шушылай бергә җыелган булыр идек дип, - комбайнчылар рәхәтләнеп аралаштылар, үзләрендәге эш, хезмәткә түләү тәртипләре турында сөйләштеләр. Алар өчен басуда ук бик тәмле төшке аш та оештырылган иде. Ияләнгән гадәт буенча, кайсы үләнгә утырып, кайсы чүгәләп, я тәлинкәләрен янәшәдәге техниканың капотына куеп гәпләшә-гәпләшә тамак туйдырдылар. Комбайннарны контроль тикшерүдән соң гомуми нәтиҗәне сөйләү өчен җыелган җыенда хуҗалыклар¬дан чакырылган бухгалтерия хезмәткәрләренә дә сүз бирелде. Алар урып-җыю чорында комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләренә түләү шартлары белән таныштырдылар. Мәсәлән, «Сорнай» җәмгыяте икътисадчысы Әнәс Кәлимуллин һәр комбайнга кенәгә бирдек ди. Анда күпме эшләгәне, эшенең сыйфаты буенча көндәлек билге куеп барылачак. «Бишле» билгеләрең күп икән, акчаң да күп булачак дигән сүз.
«Игенче»дә дә, «Алга»да да комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә эшләре күләме буенча түләнәчәк. Бункерлар тулып бушатып булмыйча тоткарлык тумасын өчен комбайннан ындырга ашлык ташучы техникада эшләүчеләргә дә кызыксындыру чаралары билгеләнгән. Монда да нәтиҗә шул бер инде: күбрәк ашлык ташысаң, күбрәк акча аласың, түгеп-чәчеп йөрсәң, күп ташысаң да акчаңны киметәчәкләр.
Корылык нәтиҗәсендә уңыш әллә ни сөендермәгән елда ашлыкны әрәм-шәрәм итүләрне булдырмауга, сыйфатка таләп аеруча катгый куела. Моны җыенга килеп киткән муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да кат-кат искәртте. Шушында ук район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин урып-җыю чорында һәр хуҗалыкта контроль булыр, басуларда эшнең сыйфаты гел тикшереп торылыр, гаеплеләргә чара күрелер дип ышандырды.
Комбайннарның бу парадында җәмгыятьләрдәге ындыр табаклары алардагы агрегатларның да инде бүген үк яңа уңышны кабул итәрлек дәрәҗәдә әзер булырга тиешлеге, кайткан ашлыкны югалтуларсыз вакытында эшкәртеп, урнаштырып барырлык эш оештырырга, контроль булдырырга кирәклеге дә әйтелде.
Урып-җыю алдыннан мондый очрашу, комбайннарның хәзерлеген шушылай тикшерү шушы атнада районда тагын өч зонада оештырыла.
Рәсемдә: «Сорнай»лылар урып-җыюга әзер.
«Игенчекләр дә урып-җыюны зур хәзерлек белән каршылый.
«Алга» игенчеләре старт алдыннан.
Хәлил НӘКЫЙПОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250