Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урын калмасын!

Узган атнада гимназиянең «Мөстәкыйль балалар» төркеме «Сәламәтлек йөгереше»нә чыкты.

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында үткәрелүче бу чарада укучылар райондашларыбызны начар гамәлләрдән баш тартырга, сәламәт тормыш алып барырга өндәде. Әле алай гына түгел, юлларында очраган һәркемгә бу хакта тәфсилләп аңлатып, начар гадәтләргә каршы дип куллар да куйдыртты.

Укучылар халык күп була торган үзәк урамнан йөгереп узды. Йөгереш вакытында: «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы һәм барыгызны да шуңа дәшәбез! Тәмәкегә - юк! Исерткеч эчемлекләргә - юк! Наркотикларга - юк!» дигән өндәмәләр белән халыкка мөрәҗәгать иттеләр. Күпләр әлеге күренешкә сәерсенеп карады. Янәсе тапканнар шөгыль, көн уртасында үзәк урамда кычкырып йөриләр. Кемнәрдер укучыларны хуплады: - Тамчы таш яра дигәндәй, гел әйтеп торсалар барыбер башка керә бит ул, - диделәр.

Чыннан да, укучылар әлеге йөгерешкә эш югыннан кызык эзләп чыкмаган. Ә яшьтәшләре өчен чын күңелдән борчылып, начарлыклардан саклап калу, дөресрәге бу юнәлештә үзләреннән өлеш кертү максаты белән әлеге эшкә алынган. Һәм бу мактауга лаек гамәл. Афәрин, укучылар. Яшь булсагыз да үзегез теләп шундый эшкә алынгансыз икән, хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп сөенергә язсын. Районыбызда начар гамәлләргә урын калмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250