Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңыш орлыктан башлана

Бүгенге көндә район буенча 45 фермер хуҗалыгы иген үстерү белән шөгыльләнә. Аларда 2299 гектар сөрүлек җирләре бар. Бу райондагы сөрүлек җирләрнең 3,2 проценты дигән сүз. Димәк, аларның эш нәтиҗәләренә битараф калуы мөмкинлек түгел.

«Россельхознадзор» белгечләре тарафыннан, план буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, югары репродукцияле перспектив сортлар белән бары - «Чулпан», «Гатауллин Р.Г.», «Гәрәев А.А.» һәм «Әхмәтханов М.Ф.» фермер хуҗалыклары гына эш итә. Аларда күпчелек чәчүлек орлыклары югары репродукцияле, вакытында чистартып, калибрлап, орлыкны чәчүгә алдан әзерләп куялар. Орлыкның сыйфатын аккредитация узган лабораториядә тикшертеп, тиешле нормада чәчәләр. Узган сезонда 43 фермерның бары 14е генә чәчүлек орлыкларны лабораториядә тикшертеп чәчкән. Димәк, калганнары сыйфаты билгесез орлыклар белән эш иткән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының 2012нче елның 15нче августында чыккан 140/2-П номерлы боерыгы буенча, киләсе елга чәчүгә әзерләгән барлык орлыклар 15нче октябрьгә кадәр лаборатория анализы үтәргә тиеш иде. Ләкин бүгенге көнгә бары 8 фермер хуҗалыгы гына орлыкларын лабораториягә тикшерүгә китергән. Олы өйгә ни кирәк - кече өйгә шул кирәк, дигән мәкальне искә төшерү урынлы булыр. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә нинди таләп куелса, фермерлардан да шул ук сорала. Фермер хуҗалыкларының документлары да кирәкле дәрәҗәдә түгел. Аларны да тәртипкә китерү кирәк. Әгәр тикшерү вакытында кимчелекләр ачыкланса, фермер хуҗалыклары административ җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250