Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңыш сөенерлек түгел

Беренче баганада - хуҗалыклар исеме, икенчедә - һәр гектардан бәрәңге уңышы (центнерларда).

Татарстан 159
Дуслык 140
Смәел 125
Активист 110
Кызыл юл 109
Бөрбаш 102
Борнак 99
Якты юл 95
Тимирязев исем. 90
Сорнай 85
Тукай исем. 81
Алга 78
Сосна 76
Яңа тормыш 76
Маяк 75
Арбор 69
Труд 57
Кама 53
Рәхимов исем. 47
Нөнәгәр 25
Район буенча 99

Район хуҗалыкларында бәрәңге алу тәмамланып килә. Турысын әйтик, быел аның уңышы сөенерлек түгел. Бу мәсьәләдә дәвамлы корылыкны гына сәбәп итеп булмый. Шушы ук һава шартларында «Татарстан»лылар һәр гектардан 160 центнер уңыш үстерделәр бит. Биредә бәрәңге мәйданнарының 160 гектар булганын да искә алсаң, афәрин, егетләр, дип әйтәсе генә кала.
Бәрәңге уңышының түбән булуын корылыкка гына һич сылтап булмый. Соңгы елларда «икенче икмәк»не үстерүгә «кул селтәп» карый башладык. Еллар дәвамында органик ашлама да кертелмәгән туфракта ничек итеп бәрәңге үссен, ди?! Һаман бертөрле сортларны гына утырту да уңышка тискәре йогынты ясый. Яз көне һәр гектарга 35-40 центнер бәрәңге утыртып, аннан 25-50 центнер уңыш алуны «адәм көлкесе» дип бәяләргә кирәк. Җәй көне су сибүнең дә кирәклеген инкарь итәргә ярамый. Быелгы ел ачы сабак булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250