Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Видеоконференциядә

19нчы май көнне ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үткәргән видеоконференциядә республика халкының торак шартларын яхшыртуга кагылышлы программаларның үтәлеше көн тәртибендәге төп темалар иде.

Көн кадагында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугышта яки кайткач вафат булган ветераннарның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында төзелә һәм тапшырыла торган йортларның сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге; «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» буенча «Социаль ипотека» һәм «Авыл кредиты» һәм башка программаларның торышы; «Тузган торак» программасының эшләнеше һәм иң актуале - күп балалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлеге белән тәэмин итү турындагы мәсьәләләр каралды. Соңыннан Балтач муниципаль районы башлыгы М.Х.Зарипов киңәшмә үткәрде. Ул әлеге мәсьәләләргә карата үз фикерен белдереп, 1 ай вакыт эчендә өченче балага җир бирүләрен сорап язган гаризаларны барлап, җир бүлеп бирүне тизләтергә, дигән тәкъдим белән чыкты. Бүгенге көндә 229 гаиләдән гариза кергән. Шушы көннәрдә әлеге юнәлештә эш тизләтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250