Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

В.Н.Шевчук

Татарстан Республикасы журналистикасы гаять зур югалту кичерә. 12нче декабрь көнне танылган журналист, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директорының киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Николаевич Шевчукның йөрәге тибүдән туктады.

В.Н.Шевчук 1953нче елның 16нчы октябрендә Мурманск шәһәрендә туган. 1980нче елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1980-1983нче елларда «Заполярный труд» газетасы редакторының урынбасары булып эшли. Аннан соң аның бөтен тормыш юлы Татарстан белән бәйле. «Вечерняя Казань» газетасында бүлек мөдире, «Комсомолец Татарии» газетасында баш редактор, АПН-РИА «Новости»нең Идел буе бюросы мөдире, электрон газетасының баш редакторы буларак хезмәтен куя. 2008нче елдан «Татмедиа» АҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Николаевич гаять кешелекле, эчкерсез, якты күңелле, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торучы гаҗәеп кеше иде. Ул республиканың бик күп журналистларының дусты һәм остазы булды. Без, «Хезмәт»леләрне аеруча якын итте. Ул редакциябездә еш булып, төпле киңәшләрен бирде.
Журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Владимир Николаевичка күп күләмдә республика, Россия Федерациясе һәм Союз премияләре бирелде. Ул «ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре», АПНның Халыкара премиясе лауреаты, 5 медаль иясе.
Без, «Хезмәт»леләр Владимир Николаевичның якты образы алдында баш иеп, әнисенең, тормыш иптәшенең, балаларының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашып, аларга сабырлык һәм түземлелек телибез. Хуш, Владимир Николаевич, без Сезне онытмабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250