Халык өчен иң кирәкле оешма
«Авария вакытларында кайбер урамнарда су булмыйча торса да, халык аның вакытлыча гына булуын аңласын иде»
17 март көнне район торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге тармакта хезмәт куючылар көн саен безнең тормышыбыз уңайлырак булсын өчен тырыша. Бу өлкәнең эше һәрвакыт күз алдында, аның хезмәтеннән без көн саен файдаланабыз. Бүгенге көндә хуҗалыкта нинди яңалыклар бар, тарифлар нигә күтәрелә, бу һәм башка яңалыклар турында район торак-коммуналь хуҗалыгын озак еллар җитәкләүче Рашит Гарәфиев белән әңгәмә үткәрдек.
— Рашит Фәритович, сез җитәкләгән тармакта соңгы ун елда күп кенә үзгәрешләр булды. Сүзне шуннан башлыйк әле?
— Соңгы ун елда без үзебезгә генә караган өлкәләргә хезмәт күрсәтә башладык. Безнең төп тармаклар — халыкны су белән тәэмин итү, район халкын һәм бюджет оешмаларын җылылык белән тәэмин итү һәм көнкүреш калдык суларын чистарту. Моңарчы бездә төзекләндерү (благоустройство) эшләре — кар чистарту, чәчәк утырту, паркларны карап тору, Яңа ел бизәлешләре, чүп түгүләр бар иде. Алар хәзер башка оешмалар тарафыннан башкарыла.
— Район торак-коммуналь хуҗалыгы нинди эшләр башкара? Сез һәрбер авылга да хезмәт күрсәтәсезме?
— Бүгенге көндә безнең карамакта, Балтач бистәсе кереп, 24 авыл бар. Шул авылларда булган котельныйларны, су трассаларын, насосларны карап торабыз. Калдык суларын машина белән Балтачка ташыйбыз, чөнки чистарту корылмасы Балтачта гына. Соңгы ун елда газлаштыру фонды составында тордык, шушы чорда бөтен булган объектларга, бигрәк тә котельныйларга 100 процент ремонт эшләп чыктык. Су системасында яңа водозаборлар, яңа башнялар куйдык. Ел саен бик күп иске линияләрне алыштырып барабыз. Чистарту корылмаларына да капиталь ремонт эшләнде, күлләр булдырылды, яңа трассалар салынды, булган трассаларга капиталь ремонт эшләнде. Бөрбашта иске су линияләрен яңарту буенча зур суммада эшләр башкарылды һәм параллель рәвештә яңа урамнарга су кертелде. Төзекләндерү эшләре безнең көндәлек эшебез булып тора. Бигрәк тә җәйге чорда бик күп эш эшләнә, чөнки күп объектларны кышкы чорга әзерлибез — алыштырасын алыштырып, карап, чистартып куябыз.
Бүгенге көндә аякта нык басып торучы оешма булып торабыз. Беркемгә дә әҗәтебез юк, газга да, утка да, салымнарны да вакытында түләп барабыз, хезмәт хаклары да айныкы-айга бирелеп барыла.
Оешмага килгәндә, шуның кадәр эшне 47 кеше белән алып барабыз. Белгечләребез инде озак еллар эшли, үз вазыйфаларына җаваплы карый торган, тәҗрибәле, стажлы кешеләр. Коллективта күпмедер кыскартулар да, оптимизацияләр дә булды, шуның хисабына хезмәт хакларын да арттыра алган идек, быел ел башыннан тагын 13 процентка хезмәт хакларын күтәрдек.
— Быелга бистәдә планлаштырган ремонт эшләре белән дә таныштырып узыгызчы?
— Зур ремонтларга килгәндә, быелгысы елда Балтач үзәгендә шулай ук 8 миллион сумлык иске су линияләрен алыштыру күздә тотыла. Узган ел Балтач бистәсендә яңа су скважинасы кую буенча эш башланган иде, 20 миллион сумлык объект ул, быел шул дәвам ителәчәк. Узган көздән ул скважинадан өлешчә су бирә башладык инде. Суның сыйфатыннан халык зарланмады, болганчык та булмады, катылыгы ягыннан да нормально гына, шуңа бик сөендек.
Линияләр иске булгач, тишелү очраклары белән дә очрашып торабыз, аларны көндәлек вакытында эшләп барырга тырышабыз. Авария вакытларында кайбер урамнарда су булмыйча торса да, халык аның вакытлыча гына булуын аңласын иде. Безнең карамакта 24 авыл булгач, Балтач бистәсе үзе дә зур, көн дә каядыр бер авария килеп чыгып тора.
— Рашит Фәритович, районда булган су проблемасын бу өстәмә ясалган скважиналар ярдәмендә хәл итеп буламы?
— Бу скважиналар район башлыгы Рамил Рашитовичның булышлыгы белән эшләнде. 2022 елда да бер скважина эшләнгән иде Балтачның СМУ башында. Шушылар ярдәмендә суга кытлык бетәр дип торабыз инде. Узган ел эссе булуга карамастан да, бистә халкы сусызлыктан тилмерде дип әйтеп булмый. Бик сирәк кенә урамнарда су булмау вәзгыяте белән очраштык, андый вакытта график белән эшләп алдык.
— Бистәдә планлаштырылган ремонт хакында әйтеп уздыгыз, ә авылларда нинди эшләр башкарылачак?
— Әйтеп үткәнемчә, 24 авыл безгә карый, калганнары авыл җирлекләре балансында тора. Яңгул авылында һәм Карадуганда проектлар эшләнә. Алар быелга керерме, юкмы, әлегә әйтеп булмый. Яңгулда иске су линияләрен яңага алыштыру күздә тотыла, ә Карадуганда яңа урамнарга су кертү буенча да, иске линияләрне яңарту буенча да эшләр башкарылачак. Узган ел Балтач белән Норма арасында су трассаларын алыштыру, яңа урамнарга су кертү буенча зур эш башланган иде, ул быел да дәвам итәчәк. «Чиста су» программасы буенча ел саен районда шундый күләмле эшләр башкарылып бара.
— Халыкка мөрәҗәгатегез...
— Җәйге чорда бакчаларга су сиптерү нәтиҗәсендә су бик күп тотыла. Яшелчә бакчасына гына түгел, җиләк-җимеш агачларына да, бәрәңге бакчасына да сибәләр бит инде һәм бу эшләрне күпчелек кеше счетчиктан тыш эшләргә тырыша. Безнең дүрт контролерыбыз бар, алар гел йөреп, тикшереп торалар, су урлау очраклары, ягъни счетчиктан тыш су алу белән дә очрашалар һәм инде бу очракта кеше штрафка да тартыла. Штраф күләмнәре аз түгел — 45 мең сум.
Без халыкка биргән су белән халыктан кергән акча чагышмый, шуның нәтиҗәсендә суга бәя арта, халык менә шуны да аңласын иде. Алар никадәр дөрес юл белән су куллансалар, бәяләр дә үзләре файдасына булыр иде, тарифлар артмас иде. Без халыкка су бирәбез, аның бит чыгымнары күп. Анда күпме электр тотыла, насосларны алыштырып торырга, ремонтларга кирәк. Халыктан акча аз кергәч, шушы чыгымнарны кап-ларга җитмәү сәбәпле, тарифларны күтәрергә кирәк була.
Аннан соң тагын бер мөрәҗәгать бар — ул счетчикларның срокларын карап тору. 5 ел вакыт узган икән, аны алыштырырга кирәк. Срогы чыккан счетчикның күрсәткечләре (показаниясе) керми, андыйлар суга норматив белән түли башлыйлар. Әгәр счетчикның срогы чыккан икән, аны үзегез алыштырырга һәм безгә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк, контролерлар килеп, аңа пломба сугып китәчәкләр.
— Бәйрәм уңаеннан коллективта хезмәт куючыларга һәм ветераннарыгызга әйтер теләкләрегез?
— Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәм уңаеннан барыгызны да ихлас күңелдән котлыйм. Һәрберегезгә дә тазалык-саулык, борчу-мәшәкатьләр күрмичә, матур итеп яшәргә һәм эшләргә язсын. Эшләр гел булып торсын. Эше булгач, кереме дә булыр. Гаиләләрегезгә тигезлек, тынычлык телим. Коллектив шулай бердәм тупланган килеш, матур һәм нәтиҗәле итеп, озак еллар бергә-бергә эшләргә насыйп булсын. Мин барлык хезмәттәшләремнең эшеннән канәгать, рәхмәт сезгә!
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев