Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әй, булдыралар да инде...

Башкалабыз Казанда Россия беренчелегендә катнашу өчен каратэ-кекусинкай буенча сайлап алу ярышлары булып узды. Бу ярышларда Альберт Бәзәгетдинов кул астында шөгыльләнүче балаларыбыз да катнаштылар һәм күркәм генә нәтиҗәләр күрсәттеләр.

10-11 яшьлек балалар арасында, кумитэ бүлегендә «тукмашып» Балтач гимназиясендә белем алучы Ренат Гафиуллин 31 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион булып танылды. Шушы ук үлчәү авырлыгында әлеге коллективтан Якуб Зарипов икенче булды. 14-15 яшьлекләр арасында исә Норма мәктәбе укучысы Гайсә Галиев 50 килограмм үлчәү авырлыгында өченче урынга чыкты.
Балтач гимназиясенең өченче сыйныфында белем алучы тагын бер укучыбыз Илсаф Шакиров Кукмара районының шахмат буенча ачык турнирында уйнап, мәктәп укучылары арасында өченче призлы урынны яулады.
Шахмат буенча дөньякүләм танылу алган Татарстаныбызның атаклы гроссмейстеры Рәшит Нәҗметдиновның 100 еллыгына багышлап уздырылган шахмат мемориалында Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ландыш Гарифуллина беренче урынны яулап, Татарстан чемпионы булды. Сарманның Җәлил бистәсендә спартакиада кысаларында узган чаңгы эстафетасында егетләребез дә, кызларыбыз да (тренерлары СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров) өченче булдылар, ә командабыз икенче урынны яулады.
Зәй шәһәрендә 1997-1998нче елгы балалар арасында узган чаңгы ярышларында авыл районнары командалары арасында районыбыз командасы янә өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250