Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елда да «Хезмәт»ле булыйк!

Календарь битләрен ерта-ерта быелның 10 ае узып китте.

Иртәгедән ноябрь ае башлана. Димәк, Яңа елның беренче көненнән үк «Хезмәт» сезнең йортларыгызга килеп торсын өчен соңламыйча элемтә бүлекчәләренә рәхим итегез. Үзегезнең хат ташучыларыгыз да, әгәр дә мөрәҗәгать итсәгез, сезне «Хезмәт»ле итәрләр.
Райондашларыбызның исләренә төшерәбез: бөтен нәрсәләргә (су, газ һ.б.) бәяләр күтәрелгәндә дә «Хезмәт» үзенең элеккеге бәясен саклап кала алды. Менә 2 ел инде үзгәрешсез бәяләр белән «Хезмәт»кә язылу алып барабыз. Нибары 1 килограмм ярым ысланган колбаса бәясенә ярты елга «Хезмәт»кә язылырга була.
Хөрмәтле райондашлар! Әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегез укып үскән, аннан эшләү дәрте алган «Хезмәт»кә язылсагыз, бу исә гаилә традицияләрен дәвам итү дә булыр иде. Без ышанабыз, сез яңа елда да «Хезмәт»ле булырсыз.
«Хезмәт»леләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250