Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елны каршыларга, нибары, 10 көн вакыт калды

Яңа елга аяк басу төне - үзенең курантлар сугуы беләнме, әллә бизәлгән чыршысы беләнме, әллә Кыш бабай һәм Кар кызы күчтәнәчләре булгангамы - ул бер ел буе зарыгып көткән, ниндидер сихри көчкә ия булган, яшерен хыялларны иярләүче серле бәйрәм киче булып кала бирә.

Ничек кенә булмасын, аны сабыеннан алып өлкәненә кадәр ярата. Әле алай гына да түгел, сәгать телләре төнге уникене сукканда күңел түрендәге яшерен хыялларының чынга ашуына өмет итеп, теләкләр тели... Ә Яңа елны каршылау, мул табыннар артында якыннарың һәм дусларың белән утыру, теләкләр һәм бүләкләр бирешү кеше гомеренең кабатланмый торган истәлекле хәтирәләре булып, хәтер сандыгында саклана. Шулай итеп тагын бер ел үтеп китә. Хәере белән үтсен дә, имин еллар гына алып килә күрсен. Нәкъ 10 көннән Маймыл елына аяк басабыз, Аллаһы боерса. Хуш киләсең, Яңа ел!!!
Фото: http://fudstep.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250