Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ял афәт китермәсен

Рәхәтләнеп су коеныр, табигать кочагында йөрер, гомумән ял итәр өчен бик матур чаклар башланды. Әмма берәүләрнең саксызлыгы, игътибарсызлыгы елның бу рәхәт чагыннан фаҗига дә китереп чыгарырга мөмкин.

Мәсәлән, 2006нчы елдан 2012нче елга кадәр чорда коену сезонында район сулыкларында 11 кеше батып үлде. Җәйләрен янгын чыгу куркынычы да бик зур. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында җәйге ял сезонын фаҗигаларсыз үткәрү мәсьәләләре турында сөйләшенде. Җирле үзидарәләр үз территорияләрендәге сулыкларда халыкның су коенганда куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Куркыныч урыннарга күрсәткеч такталары куелсын.

Җәмәгатьчелек белән тәүлеклек дежур тору оештыру да зыянга булмас. Каникуллар дип, мәктәп дирекцияләре, укытучылар, балалар турында онытып бетермәсеннәр иде. Сулыкларда бала-чага аеруча күп булучан. Гомумән, коена белеп коенганда гына суның рәхәтлек китерәчәген даими аңлатып тору шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250