Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янгын сүндерүчеләр кисәтә

Муниципаль район башлыгы карары нигезендә янгын куркынычы зур булган чорда урманнарга керү чикләнде.

Шул уңайдан, оешмаларда янгын бүлекчәләре белгечләре белән очрашулар оештырылып, аңлату эшләре алып барыла. Чираттагысы Чепья авылындагы «Наз» тернәкләндерү үзәгендә үтте. Бүлекчә командиры Нияз Абдуллин очрашу вакытында янгыннарның еш кына бала-чага шаяруы һәм ут, газ баллоннары, электр приборлары белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыгуын ассызыклады. Янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Әти-әниләргә белешмәлек таратылды. Шулай ук янгын килеп чыкканда райондашларның 3-42-01 (Чепья) һәм 258-01, 01 (Балтач) телефоннарына хәбәр итүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250