Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яз бәйрәме белән!

Кадерле хатын-кызларыбыз! Олы хөрмәткә лаек ак яулыклы әбиләребез, ягымлы һәм сабыр әниләребез, назлы, сөйкемле, чибәр кызларыбыз!

Кояшның җылы нурлары бар җиһанга яктылык, ягымлылык сирпи башлаган март аенда без иң матур, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсен - 8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Бу безне дөньяга тудырган, яшәү сулышы өргән әниләребезнең, гаилә җылысын саклаган тормыш иптәшләребезнең, авыр чакта таяныч булган кыз туганнарыбызның олы бәйрәме.
Нинди генә чор килүенә карамастан, хатын-кызларыбыз дәүләт, хуҗалык, җәмәгать һәм мәдәни тормыш мәйданында күренекле урын алып торалар. Шуның белән беррәттән, бик җаваплы хезмәт сорый торган гаилә, бала тәрбияләү мәсьәләләре дә алар җилкәсендә. Гаиләнең тоткасы да, аңа яшәү чыганагы биреп, «учагын» сүндерми саклаучы да алар. Әниләрнең бала үстерү, тәрбияләүгә куйган хезмәтләре дә бәяләп бетергесез. Сез гомер-гомергә тормыш юлында ныклы таяныч, гаиләдә балкып торучы сүнмәс кояш булып яшисез. Сезне язның җанга рәхәтлек бирүче иң якын бәйрәме - 8 нче Март белән тәбрик итәм. Барчагызга бәрәкәтле тормыш, тазалык-саулык, ак бәхетләр телим. Дөньяларыбыз имин, күңеләребез һәрчак көр булсын.
Фото: http://hprog.ru/graphics/5156-rastrovye-kliparty-simpatichnyh-zhenschin-s-cvetami-na-volosah.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250