Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язга ерак әле, димә

Чит илдә ял итеп кайтып эшкә генә чыккан Рәшит Һадиевның кәефе әйбәт иде.

Ул юк дип тормаганнар, күр әнә, районкүләм семинарга да әзерләнгәннәр. Парк территориясендә юллар ялт иткән, һәр җирдә тәртип, чисталык. Мастерскойларда эш кайный. Тагылма машиналарны ремонтлау буенча инде байтактан махсус бригада эшли. Чәчкеч, тырма, культи, катокларның 70 проценттан артыгы ремонтлап куелган. Шуңа күрә, хуҗалыкның баш инженеры Рафаэль Гыйльманов семинар-киңәшмәгә килгән район хуҗалыклары рәисләре алдында рәхәтләнеп сөйли. Парк буйлап йөрибез. Һәр бинада механизаторлар, слесарь-ремонтчылар каршы ала. Юрий Дабаков, Валерий Филиппов, Семен Петров соңгы чәчкечне ремонтка керткәннәр. Владимир Абрамов, Эдуард Овчинников тырмаларның тешләрен үткенләп, төзәтеп бетереп киләләр. Эретеп-ябыштыручы Александр Перемечев, токарь Борис Денисов тагылма машиналарны ремонтлаучыларга да, тракторларын мастерскойга керткән механизаторларга да булышып, алар сораган әйберләрне ясап, ябыштырып торалар.

Паркта 40 елга якын эш стажы булган Лев Григорьев эшли торган мастерской бинасы да килүчеләрдә уңай фикерләр калдырды. «Труд» хуҗалыгының машина-трактор паркында йөргәндә шунысы игътибарны җәлеп итә: иске генә, җыйнак кына биналар яхшылап җылытылгач, тәртипкә китерелгәч, җиһазлангач яңаларына биргесез. Авыл хуҗалыгы машиналары барысы да тәртип белән матурлап тезеп куелган. Семинарның киңәшмә өлеше чепьялыларның горурлыгы булган заманча якты мәдәният сараенда үтте. «Труд» җәмгыяте рәисе Рәшит Һадиев: «Парктамы ул, фермадамы, гомумән, теләсә кайсы участокта эшнең торышы шул участок өчен җаваплы җитәкчедән тора. Аларга ирек куярга кирәк. Аның кул астында эшләүчеләр кирәк әйберләрен сорап рәискә түгел, үзләре белән турыдан-туры җитәкчелек итүчегә килсеннәр. Минем белән сөйләшеп, барысын да ул хәл итә. Шуңа күрә аларны тыңлыйлар, тулы ирек булгач, участогындагы эшнең торышына җитәкче дә җаваплы карый», - дип үзләрендәге эш алымнары белән таныштырды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, өлкән консультанты Ришат Нуриев районда техника ремонтының торышы мәсьәләләрен күтәрделәр. «Сорнай»да инде 80 процент тагылма авыл хуҗалыгы машиналары ремонтланган. «Игенче», «Кама», Тимирязев исемендәге, «Яңа тормыш» хуҗалыкларында да эш әйбәт бара. Әмма «Дуслык»та әле бу көнгә кадәр эш башланмаган. «Уңыш», «Арбор», Тукай исемендәге хуҗалыкларда да акрын кыймылдыйлар. Язга вакыт күп, ашыгу ник кирәк дип уйлыйлар микән. Кирәк шул. Беренчедән, хәзер кар астыннан казып аласы юк. Икенчедән, көннәр җылы торганда бинаны җылыту өчен күп ягасы юк. Киңәшмәдә комбайннар, тракторлар ремонтлау эшләре дә көнүзәк игътибарда булырга тиешлеге әйтелде.

Әбәдтән соң «Труд» җәмгыяте машина-трактор паркында хуҗалыкларның баш инженерлары, икътисадчылары, техника буенча бухгалтерлары, парк мөдирләре булды. Семинар-киңәшмәгә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Илнар Габбасовның да катнашуы техниканы хәзер ремонтлауның республика югарылыгында куелган мөһим чара икәнлегенә бер дәлил булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250